Адан Артун (, ; 1969) — Сомали җәмәгать активисты.
Биографиясе Фартун Адан Сомалида туып үскән. Урындагы эшкуар һәм тынычлык өчен хәрәкәт активисты Эльман Әли Әхмәттә тормышта булганRape and injustice: The woman breaking Somalia's wall of silence. CNN.Дата обращения: 19 апреля 2021.Documento - Somalia: Amnistia Internacional condena el asesinato de un pacifista. Amnesty International.Дата обращения: 19 апреля 2021.. Никахыннан дүрт кызы туган. 1996 елда, Сомалида ватандашлар сугышы вакытында, ире аның йортыннан ерак түгел Могадишоның көньяк өлешендә һәлак була. 1999 елда Адан Канадага эмиграциягә китә.
2007 елда ул тынычлык һәм кеше хокуклары өчен көрәшергә Сомалига кайта. 2019 елның 20 ноябрендә урындагы властьлар аның шулай ук Сомалига социаль хезмәтләре өчен кайткан кызы Эльман Алмаасның Могадишо аэропортыннан ерак түгел җирдә автомобилдә атып үтерелүе турында хәбәр итә.
Иҗтимагый эшмәкәрлеге Фартун Адан Могадишода ире хөрмәтенә аталган хөкүмәткә карамаган «Эльман исемендәге тынычлык һәм кеше хокуклары үзәгенең» башкаручы директоры вазифасын били2013 International Women of Courage Award Winners. U.S. Department of State. Дата обращения: 19 апреля 2021. Архивировано 19 декабря 2013.. Аның кызы Ильвад та аның белән бергә бу үзәктә эшли.
Бу үзәк аркылы Алан «Сомали кызлары» үзәгенең — илдә җенси көчләү корбаннарына беренче ярдәм программасының оештыручыларының берсе булаRape and injustice: The woman breaking Somalia's wall of silence. CNN. Дата обращения: 19 апреля 2021..
Бүләкләре 2013 елда Фартун Адан ел саен бирелә торган АКШ департаменты дәүләт секретаренең халыкара хатын-кыз «Батырлык өчен» премиясенә лаек була2013 International Women of Courage Award Winners. U.S. Department of State.Дата обращения: 19 апреля 2021.Архивировано 19 декабря 2013.. 2014 елда ул шулай ук Алмания хөкүмәтеннән «Эльман исемендәге тынычлык һәм кеше хокуклары үзәгендә» эше өчен бүләккә лаек була .
Фартун Адан 2017 елда үзенең кызы Ильвад белән бергә гуманизм уятуы өчен «Аврора» премиясына номинацияләнгән финалистлар исемлегенә кертеләAurora Prize. 2017 finalists..
Искәрмәләр
Сылтамалар
Sister Somalia
Төркем:Сәясәтче хатын-кызлар Төркем:1969 елда туганнар Төркем:Хокук яклаучылар Төркем:Сомалида туганнар Төркем:Эшкуарлар