Георгий Николаевич Бущан (; 1994 елның 31 мае, Одесса) — Украина футболчысы, «Динамо» клубы (Киев) һәм Украина җыелма командасы капкачысы.
Клуб карьерасы
Георгий Бущан Одессада туган. Футбол белән җирле спорт секциясендә шөгыльләнә башлый, гәрчә ул йөзү белән кызыксынган һәм үзен шул спорт төре бәйләргә мөмкин булган. Футболда егетнең кумиры була, шуңа күрә башта ул һөҗүмче булырга тели, әмма 11 нче номерлы Одесса балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Виталий Гоцуляк тугыз яшьлек футболчының югары буе сәбәпле, аны сакчы сыйфатында сынап карарга була. Тик Георгийга мондый инициатива ошамый, шуннан соң ул капкачы позициясендә уйнарга теләвен белдерә.
Украина балалар-яшүсмерләр футбол лигасында уңышлы чыгыш ясаулары сәбәпле, Бущанга Украина яшүсмерләр җыелма командалары тренерлары һәм илнең әйдәп баручы клублары селекционерлары, аерым алганда: «Динамо» (Киев) һәм игътибар итә. Георгий киевлылар файдасына сайлау ясый, гәрчә башта «Металлист» клубы файдасына авышкан булса да. Киевта карьерасының дәвамы аңа чынга ашмаслык тоелса да, әти-әнисе белән киңәшләшеп, тәвәккәлләргә карар кыла. «Динамо»ның төп составы заявкасына беренче тапкыр 2011 елда эләгә, әмма кырга бер тапкыр да чыкмый.
2017 елның 20 августында Премьер-лига матчында төп командада командасына каршы уйный (4:1). 2017 елның 2 ноябрендә ул Европа Лигасында Швейцариянең командасына каршы матчта дебют ясый (1:0)Ukraine - G. Bushchan - Profile with news, career statistics and history - Soccerway.
Җыелма команда составында Төрле яшьтәге Украина җыелма командалары өчен чыгыш ясаган. 2013 елның 24 апрелендә Греция командасына каршы матчта Украина яшүсмерләр җыелма командасы өчен чыгыш ясый. Бу уенны команда 1:2 исәбенә оттыра. Яшьләр җыелма командасындагы дебют 2014 елның 13 ноябрендә Төркиягә каршы уенда була. Очрашу 2:0 исәбе белән тәмамлана.
2020 елның 21 сентябрендә Украина җыелма командасының баш тренеры Андрей Шевченко милли команда составына Бущанны чакыраШевченко вызвал в сборную Чеберко и Шапаренко на матчи с Францией, Германией и Испанией. Франция командасы белән уен алдыннан уенчыларның кайберләре COVID-19 белән авырып китә (аерым алганда, капкачылар — һәм ), шуның аркасында матчны үткәрү шик астында булаЛунин и Панькив заразились коронавирусом, матч Украина — Франция под угрозой срыва. Шуңа да карамастан, французлар белән иптәшләрчә уен 7 октябрьдә узаШевченко удивил стартовым составом на матч с Францией. Шевченко старт составында берьюлы дүрт дебютантны, шул исәптән Бущанны да куя. Уен нәтиҗәләре буенча Украина үз тарихында иң зур исәп белән җиңелә (1:7)Украина крупно уступила Франции в контрольном поединке.
Җыелма команда өчен уңышсыз матчтан соң УЕФА Милләтләр Лигасының киләсе ике матчында Германия (1-2) һәм Испания (1-0) җыелма командаларына каршы чыгыш ясый"Ты одессит, Жора, а это значит!", Моя мозаика, 14.10.2020.
Казанышлар
«Динамо» (Киев)
Украина чемпионы: 2020/21; Украина Кубогы иясе: 2019/20; Украина Суперкубогы иясе: 2018, 2019, 2020.
Гаилә 2014 елның июлендә , балерина Кристина Шишпорга өйләнә. Шул ук елның 8 сентябрендә кызлары Юлия туа.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Одессада туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1994 елда туганнар Төркем:31 май көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча спортчылар