«Башкорт» («баскард», «паскатур», «баскирд», «башкирд», «башкирцы»)Аксанов А. В. От «баскардов» до «башкирцев»: судьба этнонима в XIII—XVI веках // Золотоордынское обозрение. 2017. Т. 5, № 4. С. 786—800. DOI: 10.22378/2313-6197.2017-5-4.786-800 — башкортларның үзатамалары,БашкортБашкиры шулай ук Идел-Урал халыклары арасында IX—XIX гасырларда кулланылган тарихи этноним, икенче очракта этноним язу һәм әйтү формалары бер-берсе белән аерыла. Терминының беренче язма хәбәрләре гарәп язма чыганакларында IX гасырда барлыкка килә.История Башкортостана с древнейших времен до XVI века [Текст] / Мажитов Н. А., Султанова А. Н. — Уфа : Китап, 1994. — 359 с. : ил. — Библиогр.в примеч.в конце глав. — ISBN 5-295-01491-6 Урал төбәгендә «башкирд»/«башкорт» тамырлары белән бәйле борынгы топонимнар булмау сәбәпле, бу экзоним «бәджа огур, угыр баҗасы» төрки экзоэтнонимыннан килеп чыккан дип әйтергә була.Филоненко В. И. Башкиры// Вестник Оренбургского учебного округа. Уфа, 1913. № 2Беишев А. Откуда идет слово башкорт// Агидель. № 8. 1962. С. 94-95

«Башкортлар» төшенчәсе XX гасыр башына кадәр ике төрле мәгънәгә, этник һәм катламга ия була.Г. Х. Самигулов. Изменения сословной группы «башкиры» в середине XVIII — начале XX века // Из истории и культуры народов Среднего Поволжья. 2019. Т. 9. № 1. Җирнең тулы хокуклы хуҗалары буларак, асаба-башкортлар Уфа губернасының башка мөселманнары өчен кызыксындыргыч төркем булып торалар. Шуңа күрә күп кенә татар авыллары халкы үзләрен башкортлар дип атаган. Әмма башкорт гаскәрләрен бетергән һәм йомышлы халыкны гомумгражданлык халәтенә күчергәннән соң, җирләрне тигез итеп ызанлау башлана. Нәтиҗәдә, барлык катлаулар да тигез җир алгач башкорт катламында калырга омтылу мәгънәсен югалткан. Нәтиҗәдә, киләсе халык санын алу башкортларның саны кимүен терки.Д.Михайличенко. Башкиры: жизнь в движении. Часть 3: свой путь в российском поле.

Этимологиясе Әлеге вакытта башкорт этнонимының 160-тан артык барлыкка килү варианты бар. XVIII гасыр тикшеренүчеләре В. Н. Татищев, Пётр Рычков, И. Г. Готлиб буенча, башкорт сүзе «баш корт», ягъни «баш бүре» дигәнне аңлата.«История Российская». Т. 1. — М.-Л., 1962. — С. 252.«История Оренбургская». — СПб., 1759. — С. 10.«Описание всех обитающих в Российском государстве народов и их житейских обрядов, обыкновений, одежд, жилищ, вероисповеданий и прочих достопамятностей». — СПб., 1799. — С. 85. Тарихчы һәм туган якны өйрәнүче В. С. Юматов (?-1848) буенча, башкорт — «баш корт». Монда «корт» сүзе бал корты мәгънәсендә.«Оренбургские губернские ведомости». «О названии башкирцев» (№ 24). С.297 Этнограф-галим Наил Вәли улы Бикбулатов буенча, этноним, Гардизиның (XI б.) тарихи язмаларында телгә алынган, Җаек елгасы бассейнында хәзәрләр һәм кыпчак арасында яшәгән, 2000 яугир булган легендар сәрдар «Башгирд (Башкорт хан)» исеменнән килеп чыккан дигән фикер тәкъдим итә.Бикбулатов Н. В. Этноним «башҡорт» / Башкирская этнонимия Мадьяр төркиятчеләре Б. Мункачи, Ю. Ф. Немет, америка галиме Д. М. Данлоп буенча «башкорт» этнонимы «биш кабилә, биш угыр (огур)» дип аңлатылган «beshgur, bashgur» формаларыннан барлыкка килгән. Шулай ук Мункачи һәм Данлоп фикеренчә, хәзерге телдәге «Sh» авазының болгар телендәге «L» авазына тура килүе нигезендә, «башкорт (bashgur)» һәм «булгар (bulgar)» этнонимнары эквивалентлы булып тора. Бу фикерләр белән Зәки Вәлиди килешә. Танылган төрки этнонимнар тикшерүчесе Николай Баскаков буенча, башкорт сүзе 2 кисәктән оеша: «badz(а)»—"баҗа", «(о)гур»—"кабилә атамасы", һәм мәгънәсе дә «угыр бажалар». Шулай ук Баскаков бу этнонимны бәҗәнәкләрнең атамасы белән чагыштыра. Баскаков фикеренчә төрки һәм монгол телләрендә сүз башындагы «b ~ к» алмашучанлыгы нигезендә, «башкорт» һәм «мадьяр» этнонимнары бер чыгышлы дигән сыгымтага килә: башкорт — badža oγur (огурлар баҗасы, угырлар баҗасы) > badž(a) oγur > badžγar бу форманы ала madž(a) oγur > madžγur өлкәсе madžγar > madjar.Янгузин Р. 3., Хисамитдинова, Ф. Г. Коренные народы России. Башкиры. — Уфа: Китап, 2018. — 352 с. — ISBN 978-5-295-07034-1. М. З. Зәкиев буенча башкор/башкыр этнонимы баш-огур («төп огур/угыр» яки «башка угыр») композитына барып тоташуы мөмкин: башоғур>башғур>башғыр>башҡор. Этнограф Раил Кузеев этноним баш — «баш», «төп» һәм кор(т) — «ыруг», «кабилә», «бүре» сүзләреннән барлыкка килү вариантларын китерә.Кузеев Р. Г. Происхождение башкирского народа. — Москва: Наука, 1974. — 576 с. — ISBN 978-5-02-039182-6. Д.М. Данлоп буенча, башкорт этнонимы beshgur, bashgur формаларына, ягъни биш кабилә, биш угыр формаларына карый. Хәзерге замандагы Sh авазы болгар телендә L-га туры килү сәбәпле, Данлоп фикеренчә, башҡорт (bashgur) һәм Болгар (bulgar) этнонимнары тап килә дип уйланыла.Danlop D. M. The History of Jewish khazars. New Gersey, P.34.

Кулланылышы Башкортларга керүчеләр, этник яктан караганда, күп компонентлы булган. Рус дәүләтенә буйсыныр алдыннан Урал төбәгендә яшәгән хант, нугай, татар һәм өлешчә фин-угыр этник төркемнәре дә асаба башкортларга кергәннәр.Чарльз СТЕЙНВЕДЕЛ, доктор философии, профессор Университета северо-восточного Иллинойса (Чикаго, США) ПЛЕМЯ, СОСЛОВИЕ ИЛИ НАЦИОНАЛЬНОСТЬ? ИЗМЕНЕНИЯ В ХАРАКТЕРЕ БАШКИРСКОЙ ОБОСОБЛЕННОСТИ В КОНТЕКСТЕ РОССИЙСКОЙ ИМПЕРИИ.Из истории и культуры народов Среднего Поволжья. Институт истории им. Шигабутдина Марджани АН РТ. Казань. ISSN:2410-0765Кузеев Р.Г. Численность башкир и некоторые этнические процессы в Башкирии в XVI–XX вв. // Археология и этнография Башкирии. Вып. III. Уфа, 1968. С. 347–348. но и чувашских и марийских селений часто именовало себя башкирами.Кузеев Р.Г. Происхождение башкирского народа: этнический состав, история расселения. М.: Наука, 1974. 572 с.

Казан ханлыгы таркалганнан соң, элек «припущенниклар» (типтәрләр) хокукларында яшәгән халык та башкорт булып язылырга тырышаД.М. Исхаков. Башкиры-вотчинники. © 2021. Tatarica. Татарская энциклопедия., моңа башкортларның югары социаль статусы ярдәм итә. Ә XVII-XVIII гасырларда башкортлар саны Урта Идел буеннан (нигездә ясаклы татарлар, шулай ук мордвалар, чувашлар, марилар һәм удмуртлар) керү хисабына арткан. Нәтиҗәдә, Көньяк Урал алдының төньяк-көнбатыш өлешендә «башкортлар» терминының этник эчтәлеге акрынлап катлам сүзенә алмаштырыла.

1917 елга Россия Дәүләтенең башкортларның составына кагылышлы төп сәясәте алардан билгеле бер территория белән бәйле социаль төркем булдыруга китерә. «Башкорт» катлавы статусы конкрет өстенлекләрдән мәхрүм ителгәч, дәүләт асаба башкорт дип теркәлүне кыенлаштыргач, башкортлар буларак теркәлгән, башка мәдәни һәм этник үзенчәлекләргә ия булган затлар үзләрен башка милләт вәкилләре, шул исәптән «яңа башкортлар» дип йөртелгән мишәрләр, типтәрләр һәм дә татарлар белән тәңгәлләштерә башлаган. Нигездә, бу хәзерге Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешенә кагылган була.Из истории и культуры народов Среднего Поволжья. Институт истории им. Шигабутдина Марджани АН РТ. Казань. ISSN:2410-0765Чарльз СТЕЙНВЕДЕЛ, доктор философии, профессор Университета северо-восточного Иллинойса (Чикаго, США) ПЛЕМЯ, СОСЛОВИЕ ИЛИ НАЦИОНАЛЬНОСТЬ? ИЗМЕНЕНИЯ В ХАРАКТЕРЕ БАШКИРСКОЙ ОБОСОБЛЕННОСТИ В КОНТЕКСТЕ РОССИЙСКОЙ ИМПЕРИИ.

Искәрмәләр

Әдәбият Аксанов А. В. Восточные улусы Казанского ханства // История татар Западного Приуралья. Т. I. Кочевники Великой степи в Приуралье. Татарские средневековые государства. Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2016. С. 225—250 Баскаков H.A. О происхождении этнонима башкир // Этническая ономастика. М., 1984. С. 13-18 Белавин А., Иванов В. Население Западного Приуралья в X—XIV вв. // История татар Западного Приуралья. Т. I. Кочевники Великой степи в Приуралье. Оборин В. А. О связях племен Верхнего и Среднего Прикамья с племенами Башкирии в эпоху железа // Археология и этнология Башкирии. Т. 2. Уфа, 1964. С. 130—135. Хаутала Р. Сведения о заволжских мадьярах в латинских источниках XIII—XIV веков // История татар Западного Приуралья. Том I. Кочевники Великой степи в Приуралье. Татарские средневековые государства. Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2016. С. 156—177 Исхаков Д. М. От средневековых татар к татарам нового времени (этнологический взгляд на историю волго-уральских татар XV—XVII вв.). Казань, 1998.

Моны да карагыз Башкортлар Чуашлар (этноним) Этноним Соционим

Категория:Этнология Категория:Азия тарихы Категория:Аурупа тарихы Категория:Башкортлар Категория:Этнонимика