Фаиз Вахитов, Фаиз Фатих улы Вахитов (1916 елның 4 августы, РИ, Уфа губернасы, Бөре өязе, Таскаклы ― 2006 елның 16 июле, РФ, Мәскәү) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан актер, режиссер, театр эшлеклесе. 1956―1961, 1965―1968 елларда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры директоры. БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1977).
Тәрҗемәи хәле 1916 елның 4 августында Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге БР Чакмагыш районы Тузлыкуыш авыл җирлеге) Таскаклы авылында туган. Уфада сәнгать техникумын тәмамлаган Вахитов Фаиз Фатихович. kultura-chekmagush.ru.
1934―1940 елларда ― Авыргазы һәм Дүртөйле колхоз-совхоз татар театрлары актеры Вахитов Фаиз Фатыхович. Энциклопедия Башкортстана.
1940 елда Уфа хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл гаскәргә чакырыла Вахитов Фаиз Фатихович. Бессмертный полк Москва. 1941―1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Кавказны саклауда, Польшаны азат итүдә, Кенигсбергны яулауда катнаша. 63нче Керчь төнге бомбардировка авиаполкында Америкада җитештерелгән «Бостон» самолетында укчы-радист булып хезмәт итә. Барлыгы 155 хәрби очышта катнашкан, шуларның 150 се ― төнлә. Өлкән сержант Фаиз Вахитов. kino-teatr.ru. 1944, 1946 елларда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
А. Н. Островский исемендәге Ленинград театр институтын (хәзерге Россия дәүләт сәхнә сәнгате институты, ru) тәмамлаган (1956).
1946―1961 елларда ― Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры актеры. 1956―1961, 1965―1968 елларда ― әлеге театрның директоры.
1961―1965, 1968―1977 елларда ― БАССР Министрлар Советы каршындагы телевидение һәм радиотапшырулар комитеты режиссёры, соңрак баш режиссёры.
Иҗаты Авыргазы һәм Дүртөйле колхоз-совхоз театрларында уйнаганда көчле характерлы образлар иҗат иткән: Исмәгыйль («Галиябану», Мирхәйдәр Фәйзи), Гайфулла («Кара йөзләр», Мәҗит Гафуриның повесте буенча Гайнан Әмири һәм В. Г. Галимов сәхнәләштергән), Вафа («Башмагым», Хәбибулла Ибраһимов) һ. б. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры сәхнәсендә күбесенчә драматик һәм героик образлар иҗат итә: Ваһап («Таңчулпан», Кадыйр Даян), Сәфәров («Агыйдел ярында», Рәшит Нигъмәти), Арыслан («Вәгъдә онытылмый», Ибраһим Абдуллин) һ. б. Башкортстан телевидениесендә танылган актерлар тормышы һәм театрлар тарихы турында тапшырулар әзерләп алып бара Фаиз Фатих улы Вахитов. Гафури театры сайты.
2006 елның 16 июлендә Мәскәүдә вафат.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1944 – Кызыл Йолдыз ордены 1946 – Кызыл Йолдыз ордены 1977 – БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе 1985 – 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Хәтер 2016 елның 22 декабрендә туган авылында тууына 100 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе уза Вечер памяти Ф. Ф. Вахитова в Таскаклинском сельском клубе. Чекмагушевский район РБ]. Таскаклы авылы клубы диварында мемориаль такта урнаштырыла О сельском поселении Тузлукушево .
Гаиләсе Кызы Гүзәл Кирәева (14.06.1966), «театр режиссеры» белгечлеге буенча Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган Киреева Гузэль Фаизовна. kino-teatr.ru.
Сылтамалар Фаиз Фатих улы Вахитов. Гафури театры сайты Фаиз Вахитов. kino-teatr.ru
Искәрмәләр
Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:БАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Башкортстан артистлары Төркем:Театр директорлары Төркем:Башкортстан режиссерлары Төркем:Шәхесләр:Гафури театры Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Санкт-Петербург дәүләт театр сәнгате академиясен тәмамлаучылар