Red Bull GmbH (инглиз теленнән — «Кызыл үгез») — Австрия компаниясе, энергетика эчемлекләре җитештерүче (аларның иң танылганы — «Red Bull» газлаштырылган эчемлек). Автоспорт, велоспорт, сноубординг, мотоспорт, киберспорт, футбол һәм башка күп санлы спорт төрләре ярышларын оештыручы һәм спонсор буларак киң танылган.
Компания тарихы 1982 елда, Көнчыгыш Азия буенча командировкада булганда, Дитрих Матешиц анда киң таралган энергетика эчемлекләре белән кызыксына. Ул Таиландта танылган «Krating Daeng» (тай теленнән — «Кызыл үгез») маркасына һәм Таиландта эчемлекнең башлангыч вариантын җитештерә торган «Taisho Pharmaceuticals» фирмасы (Япония) рецептын куллануга лицензияле хокуклар сатып ала.
1984 елда Матишец Австриянең Фушль-ам-Зе шәһәрендә урнашкан «Red Bull GmbH» компаниясенә нигез сала. Рецептны яхшыртканнан (эчемлекнең төп ингредиентлары кофеин һәм таурин кала, әмма азрак шикәр һәм күбрәк газ булаRedBull.com Ингредиенты) һәм маркетинг программасын үстергәннән соң, 1987 елда базарда эчемлек барлыкка килә. Бүген «Red Bull» 160 тан артык илдә сатыла.
2001 елда кофеин һәм таурин микъдары югары булу сәбәпле (катнашманы куллану нәтиҗәләре әлегә кадәр комплекслы өйрәнелмәгән) «Red Bull»ны Франциядә һәм Даниядә сату тыела.
2008 елның 1 апреленнән, тауринны башка аминокислотага — аргининга (arginine) алыштырганнан соң Франциядә «Red Bull» сатуы яңадан торгызылаRed Bull легализовали во Франции. BrandNews, 01 апреля 2008.
Компаниянең әйләнеше 2002 елда — 626 млн евро, 2004 елда — 1,668 млрд евро һәм 2006 елда 2,6 млрд евро тәшкил иткән. 2004 елда бөтен дөньяда 1,9 миллиардка якын банка «Red Bull» кулланылган (һәр секундка якынча 60 данә). 2006 елда бу сан 3 тапкырга арткан.
Россиядә «Red Bull» эчемлеге 1998 елдан бирле бар, 2007 елда аңа базарның 23,9% ын караган («PepsiCo»ның «Adrenaline Rush»тан ике тапкыр диярлек калышкан)Екатерина Трофимова. Живая вода // Журнал «Секрет Фирмы», № 10(242) от 17.03.2008, http://www.kommersant.ru/doc.aspx?fromsearch=bbea3c40-e392-44c9-bda1-51b76a253e72&docsid=866390.
Маркетинг Компания Формула-1дә «Red Bull Racing» һәм «Alpha Tauri» командаларының һәм «Нью-Йорк Ред Буллз», «БР Лейпциг», «Ред Булл Зальцбург» һәм «Ред Булл Бразил» футбол клубларының хуҗасы булып тора. Шулай ук «Red Bull Air Race World Series» аэробатика буенча чемпионатны һәм «Red Bull Flugtag» үзешчән очу аппаратлары чемпионатын оештыручы.
Галерея
Спорт
Автоспорт
Формула-1 Red Bull Racing Alpha Tauri Ралли буенча дөнья чемпионаты Citroën Total WRT (команда спонсоры) Ралли-рейдлар. «Дакар» раллие КамАЗ-мастер (команда спонсоры) GP2 Arden International iSport ART Grand Prix Формула-2 Red Bull DTM Red Bull Audi A4 DTM
Футбол
Ред Булл (Браганса-Паулиста, Бразилия) Ред Булл (Зальцбург, Австрия) Ред Булл (Нью-Йорк, АКШ) Ред Булл (Кампинас, Бразилия) РБ Лейпциг (Лейпциг, Алмания)
Киберспорт
Red Bull ECL 2013 Grand Finals Startale SC2 OPL OG T1 (League of Legends) Cloud9 (CS) Copenhagen Flames (CS) BIG - Berlin International Gaming (CS) Team Spirit
Искәрмәләр
Сылтамалар
Red Bull рәсми сайты Red Bull рус телендәге сайты Энергетический напиток Red Bull
Төркем:Австрия компанияләре