Лев Толстой, Лев Николай улы Толстой (; 28 августта [9 сентябрьдә] 1828, Ясная Поляна, Тула губерниясе, Россия империясе https://ru.m.wikipedia.org/wiki/Толстой,_Лев_Николаевич— 7 ноябрьдә 1910, Астапово станциясе, Рязан губерниясе, Россия империясе) — рус язучылары һәм фикер йөртүчеләре арасында иң күренеклесе. Мәгърифәтче, публицист, фәлсәфәче, аның фикерләре яңа әхлакый юнәлешнең — толстойчылыкның нигезен тәшкил итә.

Севастополь оборонасының катнашучысы. Европа һуманизмына зур тәэсир иткән.

1899 елда Толстой «Терелү» романын яза, анда ул православие руханиләрен кискен тәнкыйтьли. Шул роман өчен Рус Православие Чиркәве 1901 елда Толстойны Чиркәүдән аерып куа.

Толстойның иң танылган әсәрләре: романнар — «Сугыш һәм тынычлык», «Анна Каренина», «Терелү», «Балачак», «Яшүсмерлек», «Яшьлек», хикәяләр — «Казаклар», «Ивана Ильич үлү», «Крейцер сонатасы», «Хаджи-Мурат», очерк — «Севастополь хикаятьләре», драмалар — «Тере мәет» һәм «Караңгылык көче», дини-фәлсәфә әсәрләре — «Тану», «Минем иманым нинди?».

Кызыклы фактлар Лев Толстой вегетарианчылык белән шөгыльләнде. Лев Толстой гомернең соңгы елларында үзен мөселман итеп санарга сораган хатлар язган иде.

Өзекләр

Татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрhttp://kazanutlary.ru/wp-content/uploads/2016/11/1928_9.pdf Әссүрия патшасы Асархадун (Насыйх Мөхетдинов тәрҗемәсе) — Казан: «Сабах» көтепханәсе нәшре, 1908 ел. — 20 б. Өч сөаль (Насыйх Мөхетдинов тәрҗемәсе) — Казан: «Сабах» көтепханәсе нәшре, 1908 ел. — 20 б. Алла хаклыкны күрә — Казан: «Сабах» көтепханәсе нәшре. Буш барабан — Казан: «Сабах» көтепханәсе нәшре. Бүддә (Н.Х. тәрҗемәсе) — Казан: «Сабах» көтепханәсе нәшре, 1908 ел. — 24 б. Бәхет нәрсәдә? яхуд Бәхетле белән Бәхетсез (Давыт Гобәйди тәрҗемәсе) — Казан: «Борадәрән Кәримефләр» нәшре, 1911 ел. Тәңрегәме, мамунгамы? Толстой (Талстуй) бабай хикәяләре (Г. С. тәрҗемәсе) — Казан: «Борадәрән Кәримефләр» нәшре, 1913 ел. Җүләр Иван әкияте. Тырышлык, үлем һәм авыру. — Казан, 1908 ел. Җиләкләр (хикәя, Н.Х тәрҗемәсе) — Казан: «Сабах» көтепханәсе нәшре, 1908 ел. — 24 б. Хаҗиморат (Мәхмүт Мәрҗани тәрҗемәсе) — Казан, 1913 ел. — 163 б. Сөрат каһвәханәсе (Хөсәен Әбүзәров тәрҗемәсе) — Казан, 1908 ел. — 16 б. Шайтан илә игенче Шайтанлык җиңел булса да, Алла әмере мөхкәмдер (Хәдичә Әхмәрева тәрҗемәсе) — Ырынбур: Кәримев, Хөсәенев ширкәте нәшре, 1909 ел. — 15 б. Кафказ әсире (С. Сүнчәләй тәрҗемәсе) — Казан: «Борадәрән Кәримефләр», 1908 ел. — 48 б. Кешегә күпме җир кирәк (Бәсыйр бине Каһир тәрҗемәсе) — Казан: «Сабах» көтепханәсе нәшре, — 80 б. Карнай Васильев. Критсирова саната (Идрис Багданов тәрҗемәсе) — Казан, 1912 ел. — 132 б. Ни сачсаң шуны урырсың (хикәя) — Казан: «Борадәрән Кәримефләр» , 1908 ел. — 18 б. Ни өчен? ( ихтилалы вакытына даир) (Нәҗип Хәлфин тәрҗемәсе) — Казан: «Сабах» көтепханәсе нәшре, 1907 ел. — 51 б. Утны әүвәлендә сүндерү тиеш (хикәя тәрҗемәсе) — Казан: «Борадәрән Кәримефләр», 1908 ел. — 23 б. Илияс, яки бәхет малдамы? (башкортлар тормышыннан хикәя) (С. Сүнчәләй тәрҗемәсе) — Казан: «Борадәрән Кәримефләр», 1908 ел. — 12 б.

Истәлек Казанда язучы исеме белән урам, сквер аталган. 2015 елда Казанда музее ачылган. 1949 елда, 2018 елда һәйкәл-бюстлар ачылган. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына () Лев Толстой исеме бирелгән. Әдәбият

ЭНИ «Лев Толстой» в Фундаментальной электронной библиотеке «Русская литература и фольклор». Сочинения Л. Н. Толстого и статьи о нём. Сказки Толстого Льва Николаевича. Последняя статья Льва Николаевича Толстого.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Төркем:Рус язучылары Төркем:Россия империясе фәлсәфәчеләре Төркем:Россия империясе язучылары Төркем:XIX гасыр язучылары Төркем:XX гасыр язучылары Төркем:Лев Толстой

«Халык өчен басмалар турында» чыгышы