|стиль_изображения = |подпись = Очкыч һәлакәткә кадәр 2, 9 ел алдан |стиль_подписи = |стиль_заголовков = background-color:#0066FF; width:600px;color:white; |стиль_меток = background: #eee; text-align: center; width:100px; |стиль_текста = text-align: center;
|заголовок1 = Гомуми мәгълүмат |метка1 = |текст1 =
|заголовок3 = |метка3 = Дата |текст3 = 6 июль, 2021 ел
|заголовок4 = |метка4 = Вакыт |текст4 = 5:50
|заголовок6 = |метка6 = Афәт төре |текст6 = Идарә итүче очкычта җир белән бәрелешү
|заголовок7 = |метка7 = Сәбәп |текст7 = тикшерелә |заголовок8 = |метка8 = Урын |текст8 = Россия, Камчатка крае, Палана |заголовок9 = |метка9 =Үлүчеләр |текст9 = 28 (барысы да)
|заголовок10 = Очкыч |метка10 = |текст10 =
|заголовок11 = |метка11 =Очкыч төре |текст11 = Ан-26
|заголовок12 = |метка12 =Aвиаширкәт |текст12 = Камчатка авиация предприятиесе
|заголовок13 = |метка13 = Борт номеры |текст13 = RA-26085
|заголовок14 = |метка14 =Очып китү урыны |текст14 = Петропавловск-Камчатский (Елизово),
|заголовок15 = |метка15 =Очып килү урыны |текст15 = Палана (Камчатка крае),
|заголовок16 = |метка16 =Рейс |текст16 = PTK251
|заголовок17 = |метка17 =Чыгарылу вакыты |текст17 = 1982 ел
|заголовок18 = |метка18 =Юлчылар саны |текст18 = 22 (28)
|заголовок19 = |метка19 =Экипаж саны |текст19 = 6
|заголовок20 = |метка20 =Исән калганнар |текст20 = 0 }} Палана янында Ан-26 һәлакәте ― 2021 елның 6 июлендә Россиянең Камчатка краенда булган авиация һәлакәте. Ан-26Б-100 авиалайнеры Петропавловск-Камчатский—Палана маршруты буенча PTK251 планлы рейс башкарган, әмма билгеләнгән пунктта утыртуга кергәндә тауга бәрелгән. Аның бортында булган барлык 28 кеше — 22 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы һәлак булган. Палана бистәсе ― Камчатка краеның Коряк бүлгесе башкаласы, һава юлы белән Петропавловски-Камчатскидан 760 чакрым ераклыкта урнашкан Камчаткада 22 кешелек очкыч радарлардан югалган. Азатлык радиосы, 6.07.2021
Очкыч Ан-26Б-100 очкычын (СССРның теркәү номеры ― 26085, заводныкы ― 12310, серия 123-10) Киев авиация заводы 1982 елның 24 маенда чыгарган. 1993 елның 23 гыйнварыннан 1994 елның маена кадәр «Пермьтрансавиа» авиакомпаниясе (RA борты - 26085) тарафыннан эксплуатацияләнә. 1994 елның маеннан 2002 елның 8 апреленә кадәр БМОда лизингта, аннары (2002 елның 8 апреленнән июленә кадәр) Air Mali авиакомпаниясендә булган. 2002 елның июленнән Киевта «Киевская Русь» компаниясе милкендә (UR-BXP борты) саклана. 2013 елның 17 маенда Камчатка авиация предприятиесе тарафыннан сатып алына. А. Г. Ивченко исемендәге «Прогресс» ЗМКБ АИ-24ВТ турбовинт двигательләре белән җиһазландырылган. Аның очу яраклылыгы сертификаты 2021 елның 30 августында чыгасы булганRA-26085 — russianplanes.net — Карточка борта.
Экипаж һәм пассажирлар Самолет бортында 6 экипаж әгъзасы һәм 22 пассажир булган.
Пассажирлар арасында ― Палана бистәсе башлыгы Ольга Мохирева, берничә җирле чиновник һәм 2014 елда туган 1 бала.
Каза 251 рейсы, Палана аэропортыннан якынча 10 чакрым ераклыкта утыртуга очып килгәндә, элемтәгә керүдән туктаган. Соңрак очып төшү―менү полосасыннан 3,8 чакрым ераклыкта тау башында лайнер ватыклары табыла. Самолетның фюзеляжы ярда, калган өлешләре Охот диңгезенең яр буе зонасында табыла.
Тау белән бәрелешүдән очкыч тулысынча җимерелгән, исән калганнар табылмаган.
Һәлакәт вакытында куе болыт һәм томан күзәтелгән.
Кайтаваз Төркия үзенең тышкы эшләр министрлыгының белдерүендә һәлакәткә бәйле рәвештә кайгы уртаклаша. Әрмәнстан премьер-министры в. б. Николай Пашинян Владимир Путинга һәлакәт турында кайгы уртаклашу телеграммасы юллый. Сербия президенты Александр Вучич авиаһәлакәт уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин һәм россиялеләрнең кайгыларын уртаклаша. АКШның Мәскәүдәге илчесе Джон Салливан һәлакәткә бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдерә. Мисыр хакимияте үзенең тышкы эшләр министрлыгының белдерүендә һәлакәткә бәйле рәвештә Россиянең кайгысын уртаклаша.
Тикшерү РФ Тикшерү комитеты (ru) самолет һәлакәтенең өч версиясен карый: начар һава шартлары, самолетның техник төзексезлеге, очучы хаталары . Ерак Көнчыгыш транспорт тикшерү идарәсе һава транспорты хәрәкәте һәм куллану иминлеге кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше ачкан Камчаткада Ан-26 очкычы калдыклары табылган. Азатлык радиосы, 6.07.2021. Сылтамалар Описание катастрофы на Aviation Safety Network Крушение самолета Ан-26 на Камчатке. Главное Описание катастрофы на официальном сайте МАК Видео с места катастрофы
Искәрмәләр
Төркем:Авиаһәлакәтләр Төркем:Россиядә авиаһәлакәтләр Төркем:2021 ел Төркем:6 июль Төркем:Ан-26 белән авиаһәлакәтләр