Җиһангәрәй Гыйльман улы Әмиров — башкорт милли-азатлык хәрәкәте эшлеклесе.

Биографиясе А. Ш. Ярмуллин буенча, Әмиров Җиһангәрәй   Гыйльман улы чыгышы белән Пермь губернасыннан булырга тиеш.

1917 елның 20-27 июлендә Ырынбурда уздырылган I Бөтенбашкорт корылтаенда катнаша. Башкорт үзәк шурасының башкарма комитеты әгъзаларының ярдәмчесе итеп сайлана. Соңрак икътисад бүлегенең мөдире булып эшли. 1917 елның 15 ноябрендә Башкортстан автономиясен игълан иткән Башкорт үзәк шурасының 2 нче Фәрманын әзерләүдә катнаша.

1917 елның 8-20 декабрендә Ырынбурда узгарылган III Бөтенбашкорт оештыру корылтаенда катнаша. Корылтай барышында Башкортстан автономиясенең Кече Корылтаена (предпарламентҡа) әгъза итеп сайлана.

1918 елның гыйнварында Пермь губернасы башкортларыннан вәкил буларак Уфада төрки-татарларның Милли мәҗлес съездында катнаша, башкорт делегациясе составында Әмиров Башкортстан автономиясе мәнфәгатьләрен яклап чыгыш ясый.

1918 елның җәендә Башкорт хөкүмәтенең Финанс бүлеге мөдире урынбасары вазифасын башкара. Соңыннан Башкорт хөкүмәтенең махсус йомышлар үтәүче чиновнигы булып хезмәт итә. Шул елның октябрендә хөкүмәт тарафыннан Орск шәһәренә Орск өязе земствосын бетерү буенча комиссиядә катнашу өчен җибәрелә.

Башкорт АССР ы Мәгариф халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы була. Башкортстан Үзәк башкарма комитетының 1922 елның 16 февралендәге карарына ярашлы Мәгариф халык комиссариатының фәнни бүлеге янында Башкортстан көнкүрешен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү буенча җәмгыять оештырыла, аның әгъзасы итеп Әмиров сайлана.

1927 елда Башкорт АССРның Мәскәүдәге сәүдә вәкиллегендә эшли. Шул ук елның маенда Башкорт АССР Халык Комиссарлары Советы рәисе Ә. Мөхәмәтколовның тәкъдиме буенча, республиканың Госпланына эшкә күчерелә.

Аннан соңгы язмышы билгесез.

Искәрмәләр

Әдәбият

Национально-государственное устройство Башкортостана (1917–1925). Т. 1. — Уфа, 2002. — С. 189, 216.

Төркем:Башкортстан АССР дәүләт эшлеклеләре Төркем:Башкорт милли-азатлык хәрәкәте эшлеклеләре Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Вафат булу датасы ачыкланмаган шәхесләр Төркем:Пермь губернасында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Туу датасы ачыкланмаган шәхесләр