Гомәров Илдар Ибраһим улы (23 сентябрь 1958 ел) — башкорт театр актеры. 1990 елдан СССР Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының халык артисты (1999).

Биографиясе Илдар Ибраһим улы Гомәров 1958 елның 23 сентябрендә Башкорт АССРның Миякә районы Илчегол авылында туган.

1983 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (педагогы Исрафилов Р. В.) тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театрында башлый.

1986 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшли.

Трагик, лирик, комик рольләрне уйный. Халык һәм эстрада җырларының автор-башкаручысы.

Спектакльләрдәге рольләре

Зөлкәрнәй («Тиле яшьлек» — Абдуллин И.); Кулыгин («Өч кыз туган» — Чехов А. П.); Миловзоров («Гаепсез гаеплеләр» — Островский А. Н.); Нәзир («Кара розалар» — Джамал С.); Незнамов («Гаепсез гаеплеләр» — Островский А. Н.); Чит кеше (« Айгөл иле» — Кәрим М.); Рәфис («Хушыгыз» — Миңнуллин Т.); Рәфис («Чәршәмбе, чәршәмбе!» — Миңнуллин Т.); Карт Баян («Яралы язмыш» — Асанбаев Н.); Тәлгать («Сөйгән яр» — Байбулатов Р.); Хәлил («Галиябану» — Фәйзи М.); Шәрәф («Асылъяр» — Фәйзи М.).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Башкортстан Республикасының халык артисты (1999) Башкортстанның атказанган артисты (1992) 2025 ― Ляйсан Закирова Путин подписал указ о присвоении жителям Башкирии высоких званий. Башинформ, 11.02.2025 Искәрмәләр

Публикацияләр

«ЧАПСЫН КҮКТӘ КӨМЕШ ЯЛЛЫ АК ТОЛПАР!»

Сылтамалар

Гомәров Илдар Ибраһим улы — Башкорт энциклопедиясе База ДАННЫХ "АКТЕРЫ РОССИИ" Гумеров Ильдар Ибрагимович

Төркем:Шәхесләр:Гафури театры Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Миякә районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1958 елда туганнар Төркем:23 сентябрь көнне туганнар Төркем:«Мәдәнияттә һәм сәнгатьтә хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнүчеләр