Ләтиф Бәшир улы Сәфәров (; 1920 елның 30 сентябре, Шуша, Азәрбайҗан ССР — 1963 елның 12 декабре, Бакы, Азәрбайҗан ССР) — Азәрбайҗан совет режиссёры, Азәрбайҗан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1960).
Тормыш юлы Ләтиф Сәфәров 1920 елның 30 сентябрендә Шушада туа. 7 яшендә Л. Мурның «Гилән кызы» фильмында төшә. 1928—1931 елларда Бакыда «Севиль», «Ләтиф», «Көнчыгышка юл», «Алтын куак» фильмнарында төшәМастер отечественного экрана. 1931 елда Гәнҗә педагогика техникумына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң Бакыга кайта, дубляж бүлегендә актёр, аннары режиссёр ассистенты булып эшли, «Чапаев», «Ленин Октябрьдә», «Без Кронштадтан» кебек танылган фильмнарны азәрбайҗан телендә яңгырата.
1940 елда Мәскәү кинематография институтының (ВГИК) режиссура факультетына Григорий Козинцев курсына укырга керә. Башланган сугыш укуны туктата. 1941—1946 елларда Бәрдәдә укытучы булып эшли. 1946 елда ул Мәскәүгә әйләнеп кайта һәм ВГИКта белем алуын дәвам итәАзербайджанской ССР кинематография. Кино: Энциклопедический словарь / Гл. ред. С. И. Юткевич; Редкол.: Ю. С. Афанасьев, В. Е. Баскаков, И. В. Вайсфельд и др. — Москва: Советская энциклопедия, 1987. — стр. 13.. Эльдар Рязанов, Виллена Азарова, Станислав Ростоцкий, Вениамин Дорман, Лия Дербышеваның курсташлары була. 1950 елда укуын тәмамлап, Бакы киностудиясендә эшли башлый. 1950 еллар башында берничә документаль фильм куя.
1955 елда ул үзенең беренче «Яраткан җыр» («Бәхтияр») фильмын төшерә. Төп рольгә Рәшит Бәйбутов чакырыла. Фильмда композитор Тофик Кулиев иҗат иткән «Бакы», «Зибәйдә», «Алтын балдак» җырлары яңгырый. 1957 елда Ләтиф Сәфәров Хәсән Сәидбәйлинәң «Авыл табибы» әсәре мотивлары буенча «Эссе һава астында» дигән нәфис фильм төшерә. 1958 елда ул «Бакы һәм бакылылар» киночеркын төшерә. Соңрак мәңгелек мәхәббәт турында «Ләйлә вә Мәҗнүн» фильмын төшерә. 1958 елда аны Аззрбайҗан ССРның Кинематографистлар Берлегенең беренче секретаре итеп сайлыйлар.
1963 елның 12 декабрендә Ләтиф Сәфәров үз-үзенә кул сала.
Гаилә Беренче хатыны — Васюкова Фаина Николаевна (1920—2003). 1946 елдан 1956 елга кадәр өйләнешкән булалар.
Улы — Сәфәров Ләтиф Ләтиф улы (1949—2004). Оныгы — Сәфәрова Мария Ләтиф кызы (1971 елда туган). Оныгы — Сәфәров Ләтиф Ләтиф улы (1977 елда туган). Кызы — Сәфәрова Анна Ләтиф кызы (хәзер Жедрина) (1951 елда туган). Оныгы — Жедрин Иван Александр улы (1979 елда туган).
Соңрак Ләтиф Сәфәров Азәрбайҗан җырчысы Шөвкәт Әләкбәровага өйләнә. Бу никахта парның улы Бәшир туа. Үз-үзенә кул салганнан соң, аның хатыны Әләкбәрова бүтән кияүгә чыкмаган, тормышын карьерага һәм гаиләгә багышлаган.
Бүләкләр
Хөрмәт Билгесе ордены (1959 елның 9 июне)
Искәрмәләр
Әдәбият
АСЭ. Азербайджанская Советская Энциклопедия. САФАРОВ Лятиф Башир-оглы // Энциклопедия кино. — 2010.
Төркем:ВГИК тәмамлаучылар Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:ССРБ кинорежиссерлары Төркем:Әлифба буенча кинорежиссёрлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Бакыда вафатлар Төркем:1963 елда вафатлар Төркем:12 декабрь көнне вафатлар Төркем:Шушада туганнар Төркем:1920 елда туганнар Төркем:30 сентябрь көнне туганнар