Каһирә (tat.lat. Qahirä, , әл-Каһирә — «җиңелмәс») — Мисырның башкаласы һәм Африкадагы иң зур шәһәр.

Тарих Каһирә урнашкан җирдә кешеләр бик борынгыдан бирле яшиләр. Каһирәнең нигезләнүенә кадәр аның чикләрендә һәм якыннырында күпсанлы торак пунктлар урнаша. Борынгы Мисыр заманында ерак түгел Мемфис шәһәре, Рум империясе тарафыннан яулап алынгач, ул әһәмиятен югалта төшә, һәм бу җирләрдә римлылар Вавилон кальгасын күтәрәләр.

Гарәп яулап алуларыннан соң гарәпләр 642 елда хәзерге шәһәрдән төньяктарак Фустат шәһәренә нигез салалар. Аның хәрабәләрен бүгенге көндә дә Каһирәдә күреп була. 969 ел — Фатыймиләр тарафыннан Мисырның яулап алынуы. Каһирәгә нигез салына. 972 ел — әл-Әзһәр университетының төзелүе. 996 — 1021 — Фатыйми хәлифәсе әл-Хәкимнең идарәсе. Шәһәрдә зур төзелешлшр алып барыла. 1176 ел — Сәлахетдин Каһирә ныгытмасын төзи. 1250 ел — Мәмлүкләрнең Мисырны яулап алуы һәм Каһирәне үз башкалалары буларак игълан итүләре. 1302 ел — Каһирәдә җир тетрәү. 1517 — 1914 — Мисыр Госманлы дәүләте эчендә. Аның белән төрек пашалары идарә итә.

Кардәш шәһәрләр Ахисар, Төркия Александрия (), Мисыр Алжир (), Җәзаир Амман (), Иордания Амстердам (), Нидерландлар Афиннар (), Греция Багдад (), Ирак Бәйрут (), Лөбнан Буйныс-Айрыс (), Аргентина Вашингтон (), АКШ Димәшк (), Сүрия Җиддә (), Согуд Гарәбстаны Исфәһан (), Иран Лима (), Перу Лиссабон (), Португалия Лондон (), Великобритания Мадрид (), Испания Мәскәү, Россия Нью-Йорк (), АКШ Париж (), Франция (1992 ел) Пекин (), Кытай (28 октябрь 1990 ел) Праһа (), Чехия Рабат (), Марокко Рум (), Италия Сан-Паулу (), Бразилия Сеул (), Көньяк Корея (1997 ел) Истанбул (), Төркия Ташкәнт (), Үзбәкстан Токио (), Япония Торонто (), Канада Тунис (), Тунис Хартум (), Судан Штутгарт (), Алмания (1979 ел) Чыганаклар

Төркем:Башкалалар Төркем:Мисыр шәһәрләре Төркем:Африка шәһәрләре