Новосибирск (1926 елга кадәр — Новоникола́евск) — халык саны буенча Россиянең өченче, ә Россиянең Азия өлешендә беренче шәһәре, Новосибирск өлкәсенең һәм Себер федераль округынең үзәге.
2020 елның 2 июленнән — «Хезмәт даны шәһәре» Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести».
Халык саны — 1 473 737 кеше.
География Новосибирск Көнбатыш Себер тигезлегендә, Об елгасы өстендә, Мәскәүдән 3191 километрга көнчыгышрак урнаша. Об елгасы шәһәрне ике өлешенә бүлә. Шәһәрдә Новосибирск ГЭСы плотинасы урнаша.
Новосибирскидан башка шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) Тубыл ~ 1383 км Тум ~ 236 кмКуйбышев ~ 342 кмОмск ~ 663 кмЧиләбе ~ 1606 кмМәскәү ~ 3355 км160px|center|Җилләр розасыКемерово ~ 274 км Красноярск ~ 789 кмИркутск ~ 1845 кмЧита ~ 2963 км Павлодар ~ 589 км Экибастуз ~ 725 км Нурсолтан ~ 996 кмБарнавыл ~ 244 кмСимәй ~ 714 км Өскемен ~ 750 кмНовокузнецк ~ 404 кмГорно-Алтайск ~ 466 кмАбакан ~ 885 км
Сәгать поясы left|100px 1920-елларда шәһәрнең сулъягы һәм уңъягы төрле сәгать поясларда урнашканнар. Новосибирск халыкара стандарт буенча Omsk Time Zone (OMST) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +7:00 гә тигез.
Климат Шәһәр климаты — континенталь.
Уртача еллык температура — 1,8 °C Уртача еллык җил тизлеге — 4,0 м/с Уртача еллык һава дымлылыгы — 75 %
Тарих 220px|thumb|right|Александр Невский кафедраль соборы, 1899 Новосибирск 1893 елда Себер аша магистраль төзү вакытында Об елгасы аша тимер юл күпере төзелеше аркасында Новая Деревня бистәсе буларак нигезләнә.
1894 елда бистәгә рус императоры Александр III (1854—1893) хөрмәтенә Александровский исеме бирелә. 1895 елда Александровский бистәсенә Николай II хөрмәтенә Ново-Николаевский дип исемләнә.
1903 елда Ново-Николаевский өяз үзәге булмаган Новониколаевск шәһәренә үзгәртеп корыла. Шул вакытта Россия империясендә ике Николаевск булган: Амур елгасы тамагында (хәзер Николаевск-на-Амуре) һәм Самар губернасында (хәзер Пугачёв шәһәре); алар белән бутамаска өчен шәһәр исеменә Ново- алкушымчасы өстәлә.
1917 елдан — Тум губернасы Новониколаевск өязе үзәге. 1919 елның 23 декабрьдә Новониколаевскка Тумдан Тум губернасы үзәге күчерелә (1920 елның 14 мартына кадәр). 1920 елның 13 июненнән — Новониколаевск губернасы үзәге.
1925 елда шәһәргә Новосибирск исеме кушыла.
1925—1930 елларда — Себер крае үзәге, 1930 елдан — Көнбатыш Себер крае үзәге, 1937 елдан — Новосибирск өлкәсе үзәге.
Эчке буленеш 150px|thumb|right|Космостан күренеше Новосибирск 10 районына бүленә: Дзержинский районы Тимер юл районы Ельцовка арты районы Калинин районы Киров районы Ленин районы Октябрь районы Беренче Май районы Совет районы Үзәк районы
Халык 1897http://www.mojgorod.ru/novosib_obl/novosibirsk/index.html 1926 1931 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 ~10 000 ~117 900 ~180 100 ~404 000 885 045 1 160 963 1 312 480 1 436 516 1 425 508 1 473 737
Милли состав (2002): руслар — 95,9 %, украиннар — 1,3 %, алманнар — 0,9 %, татарлар — 0,8 %.
Агломерация Новосибирск агломерациясе — халык саны буенча Россиянең җиденче агломерация (~ 1,9 млн кеше, 2012). Агломерациядә Новосибирск өлкәсе халкының 2/3 өлеше, Себер федераль округы халкының 9,95 % өлеше тора. Аның беренче поясына Новосибирск һәм Бердск шәһәрләре, Кольцово һәм Краснообск штб-лары керәләр; икенче поясына Искитим шәһәрәре, Новосибирск районы һәм ул белән чиктәш районнарының өлеше керәләр.
Югары уку йортлары 230px|thumb|right|Новосибирск дәүләт университетының баш бинасы Новосибирск дәүләт университеты Новосибирск дәүләт техник университеты Новосибирск дәүләт икътисад һәм идарә итү университеты Себер кулланучылар кооперациясе университеты Новосибирск дәүләт аграр университеты Новосибирск дәүләт медицина университеты Новосибирск дәүләт педагогика университеты Новосибирск дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты Себер дәүләт элемтә юллары университеты Себер дәүләт телекоммуникация һәм информатика университеты Новосибирск дәүләт су транспорты академиясе Новосибирск дәүләт архитектура һәм сәнгать академиясе Себер финанслар һәм банк эшләре академиясе Себер дәүләт геодезия академиясе Себер дәүләт инженерия һәм биотехнология университеты һәм башкалар
Танылган шәхесләр Әүхәди Милмәхәммәтов (1913—1987), БЛКЯБ Татарстан өлкә комитеты беренче сәркәтибе (1944—1949). Янка Дягилева (1966—1991) — рус шагыйрәсе, совет рок-җырчысы, автор-башкаручы, «Гражданская оборона», «Бөек Октябрь» һәм башкалар панк-рок төркемнәрендә катнашучы.
Моны да карагыз
Новосибирск метрополитены Толмачёво һава аланы «Азат Себер» газетасы
Искәрмәләр
Төркем:Миллионлы шәһәрләр Төркем:Россия субъектлары башкалалары Төркем:Новосибирск өлкәсе шәһәрләре Төркем:Новосибирск Төркем:Хезмәт даны шәһәрләре