Игорь Савельев ― социология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары ― Татарстан Республикасы Президентының Эксперт департаменты җитәкчесе.

Биографиясе Савельев Игорь Леонидович 1968 елның 22 февралендә  ТАССРның Зәй шәһәрендә  туган. 1986-1988 нче елларда  Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1993 нче елда Казан химия-технология институтын «инженер-механик» белгечлеге буенча тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге Казан химия-технология институтын тәмамлагач, хезмәт эшчәнлеген химия- технология интитуты профкомы рәисе урынбасары итеп башлый. 1997 нче елда аспирантураның көндезге бүлеген тәмамлый. Аннары  Казан дәүләт химия-технология университеты уку-тәрбия идарәсе җитәкчесе булып эшли.

1998 нче елда Казан шәһәре администрациясе балалар һәм яшьләр эшләре комитеты урынбасары, соңыннан рәисе итеп билгеләнә.

2001-2002 елларда  Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре буенча министр урынбасары вазыйфасында.

2002-2006 елларда Татарстан Респуликасы Президенты тышкы элемтәләр Департаменты директоры урынбасары- Татарстан Республикасы Президенты тышкы элемтәләр Департаменты каршындагы дәүләт протоколы идарәсе башлыгы була.

2006-2015 елларда Татарстан Республикасы Президенты дәүләт протоколы идарәсе башлыгы

2015 елның октябреннән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Эксперт департаменты җитәкчесе.

Гаиләсе Өйләнгән, кызы бар.

Мактаулы исеме  һәм бүләкләре РФ Президентының Мактау грамотасы (2014 ел), II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2017 ел), ТР Президенты Рәхмәте (2020 ел) «Дуслык» ордены (РФ, 2022 ел)Путин Татарстанның дүрт кешесен орден, медаль һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләде. Татар-информ, 23.12.2022

Искәрмәләр

Сылтамалар Савельев Игорь Леонидович — Татцентр.ру

Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Социология фәннәре кандидатлары