«Рауза» мәчете ― Казанның Совет районында, Сеченов урамы ахырында урнашкан. Төп иганәче ― Татарстан республикасының финанс министры Радик Гайзатуллин гаиләсе. Мәчеткә Радик Гайзатуллин әнисенең исеме бирелә. Тарих Мәчет 2021 елда төзелә башлаган, 2022 елда төзелеп бетә. 2022 елның 25 маенда мәчеткә айлар урнаштырылган.Казанның төзелә торган “Рауза” мәчетенә айлар куелды .
Мәчет 2022 елның 30 августында ачыла. 2022 елның 28 сентябрендә беренче тапкыр азан әйтелә һәм намаз укылаРөстәм Миңнеханов «Рауза» мәчете турында: Матур, пөхтә мәчеттә рәхәтләнеп намаз укып була. Татар-информ, 28.09.2022.
Атамасы Мәчет Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллинның әнисе исемен йөртә, чөнки мәчетнең төзелешен аның гаиләсе финанслаган .
Тасвирлама Мәчет төзелеше 1,5 ел дәвамында барган.
Мәчет ике катлы, подвалы бар. беренче катында 280 кешегә исәпләнгән ир-атлар өчен фарыз залы урнашкан, мәйданы 230 квадрат метр. Икенче катта 75 кеше сыйдырышлы хатын-кызлар залы, уку сыйныфлары бар. Беренче каттан аста никах уку, дини бәйрәмнәрне һәм ифтарлар үткәрү өчен аерым зал, аш бүлмәсе урнашкан .
Мәчет имамнары Илнур хәзрәт Вафин
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар Рядом с «Русско-немецкой Швейцарией» в Казани может появиться «именная» мечеть Реальное время, 29.10.2020
Сылтамалар «Рауза» мәчетенең рәсми сайты
Төркем:Әлифба буенча мәчетләрТөркем:Казан мәчетләре