Кордон (, ) — бүгенге Татарстан Республикасының Югары Ослан районы территориясендә урнашкан, 1968 елда юкка чыккан чуаш авылы. Тарихы Авыл сөргенгә сөрелгәннәр авылы буларак нигезләнә. Сөрген вакытын киметер өчен авыл кешеләрен урман кисәргә җибәргәннәр (ерак түгел Варварино урманнары урнашкан). Гади халык, нигездә, Тәмте урманчылыгының урман кисүчеләре булып эшләгән. Кордонның үз пекарнясы була, монда арбалар, чаналар, сатуга тәгәрмәчләр ясаганнар. Тавыклар, сарыклар, сыерлар асраганнар. Урман эшкәртү һәм Варварино ИТК ябылу сәбәпле, халык күрше авылларга күчә башлый. Озак вакытлар Кордон 1891 елда туган пенсионер Колдин Михаил Леонтьевич гаиләсе яшәгән авыл булып кала. 1968 елда Колдиннар Түбән Күл авылына күченәләр. Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.

Төркем:Югары Ослан районы чуаш авыллары