Галин Венер Ягафәр улы (2 апрель 1937 ел) — галим―механик-математик, югары мәктәп укытучысы, физика-математика фәннәре кандидаты (1972), өлкән гыйльми хезмәткәр (1981). РФ Дәүләт премиясе лауреаты (2000), II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены кавалеры (1999).
Биографиясе Венер Ягафәр улы Галин 1937 елның 2 апрелендә Башкорт АССРның Малаяз районы (хәзерге Салават районы) Мәчетле авылында туган.
1956 — Уфа шәһәренең 9 нчы урта мәктәп-интернатын (балалар йорты)тәмамлый.
1961 — Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый.
1961 елдан Башкорт дәүләт университетында эшли.
1964 елдан алып СССР Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Бөтен Союз үзәгендә гыйльми хезмәткәр, бер үк вакытта 1972 елдан — Новосибирск университетында укыта.
1982 елдан Россия Фәннәр академиясенең исәп математика институтында өлкән, 1995 елдан — әйдәүче гыйльми хезмәткәр, бер үк вакытта 1982-1992 — елларда Мәскәү физика-техник институтында укыта. Институтның фәнни совет әгъзасы. Физика-математика фәннәре кандидаты (1972), доцент.
Фәнни кызыксынулар өлкәсе Атмосфера физикасы, радиация процесслары, атмосфераның гомуми циркуляция моделен үзләштерү, программага салу һ. б.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты (2000) 2-нче дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (1999) Салават районының Мактаулы гражданы.
Гыйльми хезмәтләре
Параметризация радиационных процессов в атмосферной модели ИВМ РАН, Изв. РАН. Физика атмосферы и океана, 1998, том 34, № 3, с. 380—389: Численное моделирование влияния уменьшения концентрации озона на зимнюю атмосферную циркуляцию в Северном Полушарии в последнее десятилетие, Доклады Академии Наук, 1998, том 362, № 4, с. 544—547 (соавтор Володин Е. М.); Interpretation of Winter Warming on Northern Hemisphere Contintntsin 1977- 94, Journal of Climate, 1999,№ 12, 2947—2955 (with D.M.Volodin); AGCM simulation of intraseasonal variability associated with the Asian summer monsoon, Climate Dinamics,2003,21,pp. 423– 446 (with D.E.Waliser, K.Jin, I.S.Kang, K.M.Lau et aI); Assessing ID Atmospherik Solar Radiative Transfer Models: Interpretation and Hadling of Unresolved Clouds, Joural of Climate,3003,v. 16,№ 16, pp. 2676– 2699 (with H.W.Barker, G.L.Stepfens, P.T.Partain et al); Модельное исследование межгодовой изменчивости содержания атмосферного озона в средних широтах, Известия РАН. Физика атмосферы и океана, 2004, том 40, № 2, с. 210—221 (соавторы Смышляев С. П.,Володин Е. М.)
Китаплары
Галин В. Я. Фронтовые дороги отца. Уфа, Китап, 2011Российская государственная библиотека. Официальный сайт. Галин, Венер Ягафарович — Фронтовые дороги отца: о Я. Галине
Искәрмәләр
Сылтамалар
Галин Венер Ягафәр улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
Төркем:БДУ укытучылары Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстан галимнәре Төркем:Салават районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:РФ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Физика-математика фәннәре кандидатлары Төркем:1937 елда туганнар Төркем:2 апрель көнне туганнар Төркем:Математиклар