Лидия Юлиевна Виндт (, Псков — ) — Россия әдәбият белгече.

Биографиясе Петербург шәһәре яны Дудергофта үсә, «Дудергофские ключи» минераль су фабрикасы хуҗасы Виндт Юлийның (1860—?, Перновта туган) һәм аның хатыны Эмма Густавовнаның (кыз фамилиясе Зоргенфрей, Вильгельм Зоргенфрейның ике туган апае) кызы.

1918 елда Е. М. Гедданың Петербург гимназиясендә белем ала һәм соңыннан Беренче Петроград университеты составына кертелгән Өченче Петроград университетына (иске Бестужев курсларын) укырга керә. Курсны 1923 елда тәмамлый. Ары 1925 елда шулай ук Дәүләт сәнгать тарихы институтын тәмамлый. 1928 елга кадәр Дәүләт сәнгать тарихы институты аспирантурасында укый һәм дәресләр алып бара. Институтның «Поэтика» җыентыгында (1926-1927) басня теориясе буенча белгечләр тарафыннан югары бәяланган ике мәкалә бастыраСерман И. З. Стихи капитана Лебядкина и поэзия XX века // Revue des Études Slaves, Année 1981, No. 53-4, p. 603..

Авыр чирдән соң 1930-1935 елларда «Красный путиловец» заводында китапханәче, референт һәм тәрҗемәче булып эшли. 1935 елда Германия файдасына шымчылык итүдә гаепләнеп кулга алына, әммә хөкем ителми. 1935-1937 елларда Ленинград Ачык китапханасында эшли. 1937 елда ире атып үтерелгәннән соң Кировскига сөргенгә җибәрелә.

1957 елда аклана. Француз әдәбияты, шул исәптән Жюль Реннарның («Избранные рассказы: Книга для чтения на французском языке в IX класс средней школы»; 1959) һәм А. Лесажның («Хромой бес: Книга для чтения на французском языке»; 1973) әсәрләре буенча берничә уку басмасы әзерли. «Франция язучылары» җыентыгында (1964, төзүчесе Е. Г. Эткинд) Ренар һәм Лафонтен турында мәкаләләр авторы. Вольтерның хатларын рус теленә тәрҗемә итә.

Искәрмәләр

Әдәбият

О. А. Башурова. Виндт Лидия Юльевна // Сотрудники РНБ — деятели науки и культуры: Биографический словарь

Сылтамалар

Л. Виндт. Басня сумароковской школы (недоступная ссылка) Л. Виндт. Жан Лафонтен Л. Винд т. Жюль Ренар

Төркем:29 гыйнвар көнне туганнар Төркем:1901 елда туганнар Төркем:1990 елда вафатлар Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Россия империясендә туганнар