Юрий Морозов (5 август 1949 ел) — СССРның һәм Россиянең хуҗалык эшлеклесе.
2005—2008 елларда Көньяк Осетия премьер-министры.
Биографиясе Юрий Ионович Морозов 1949 елның 5 августында Башкорт АССРның Уфа шәһәрендә туган.
Уфа нефть институтын (хәзер Уфа дәүләт нефть техника университеты) тәмамлаган. 2005 елда Курск ягулык компаниясенең коммерция директоры булып эшли.
2005 елның 4 июлендә Көньяк Осетия парламенты Ю.И.Морозовны премьер-министр итеп билгели, аның кандидатурасын республика президенты тәкъдим итә. Россия гражданын Көньяк Осетия Республикасы премьер-министры итеп билгеләвен Грузия җитәкчелеге зур канәгатьсезлек белән кабул итәНовым премьером Южной Осетии стал россиянин Юрий Морозов. 2006 елда Көньяк Осетия Республикасы Президентын кабаттан сайлаганнан соң Ю.И. Морозов үз вазифасын саклап кала.
2008 елның 18 августында президент Эдуард Кокойты хөкүмәтен отставкага җибәрә һәм премьер-министр вазифасын башкаручы итеп Борис Чосыевны тәгаенли.
2008 елдан алып «Стройпрогресс» компанияләр төркеменең өлкән вице-президенты вазифасын били.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:5 август көнне туганнар Төркем:1949 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Стәрлетамакта туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Уфа нефть институтын тәмамлаучылар