Жизель Каролин Нонненмахер Бюндхен (Edição colaborativa da Wikipédia é marcada por disputas e negociações; 1980 елның 20 июле, Оризонтина, Бразилия) — Бразилия супермоделе һәм актрисасы. 2004 елдан 2013 елга кадәр дөньяда иң күп акча түләнә торган модель булганThe 20 Richest Women In Entertainment/Forbes.Gisele Bündchen — Forbes, Forbes.com. Проверено 14 июля 2011.. Шулай ук Victoria' s Secret «фәрештәләренең» берсе буларак билгеле. 2015 елның апрелендә Бюндхен модель карьерасын тәмамлау турында игълан иткәнЖизель Бюндхен уходит из модельного бизнеса «Газета.Ru» 16.04.2015. Гиннесс рекордлар китабына эләккәнЖизель Бундхен | Фото Gisele Bundchen | Личная жизнь модели.
Тормыш юлы Жизель Бюндхен Бразилиянең көньягындагы Риу-Гранди-ду-Сул штаты, Оризонтина шәһәрендә туа. Аның борынгы бабалары — Алманиядән эмигрантлар, алар биредә XIX гасырда урнашканнар. Яшүсмер чагында Жизель профессиональ спорт карьерасы турында хыялланган. Sogipa волейбол командасында уйнаган.
Аның биш апасы бар: Ракель (Raquel), Гразиела (Graziela), Габриела (Gabriela), Рафаэла (Rafaela) һәм Патрисия (Patrícia) (Патрия Жизель белән бер көндә, биш минутка иртәрәк туа)Seeing Double: Celebrities Who Have a Twin People..
Фотомодель карьерасын 14 яшендә башлый, җирле Макдональдста дуслары белән утырганда аңа ерак түгел утырган Elite Management модель агентлыгы вәкиле игътибар итә.
Шул вакыттан башлап карьерасы өскә таба бара. Ralph Lauren, Dolce & Gabbana, Versace, Valentino, Céline, Gianfranco Ferre һәм Chloé кебек танылган брендларның реклама кампанияләрендә катнашкан.
Vogue, Marie Claire, Harper's Bazaar, Allure һәм Rolling Stone кебек абруйлы басмаларның тышлыкларында чыккан.
Модель ике фильмда төшкән: «Нью-Йорк таксие» һәм «Шайтан Prada киеп йөри».
Шулай ук ул Боб Синклер белән бергә «Heart of Glass» дип исемләнгән музыкаль клипны язган.
Моннан тыш, аның «Gisele Intimates» үз эчке кием маркасы бар, реклама кампанияләрендә аны үзе күрсәтә.
14 яшендә Жизель Бюндхен Сан-Паулуда «Elite Model Look» конкурсында икенче урынны ала. 2002 елдан 2006 елга кадәр Victoria's Secret «фәрештәләренең» берсе булганЖизель Бундхен – 36 - Газета.Ru | Фото.
Шәхси тормыш 2000—2005 елларда актер Леонардо Ди Каприо белән очрашкан. 2004 елда Бюндхен һәм Ди Каприо People журналы версиясе буенча иң матур парлар арасына кергән.
2009 елның 26 февраленнән америка футболы уенчысы том Брэдида кияүдә (1977). Туй алдыннан аның белән ике ел очрашкан. Алрарның ике баласы бар: улы Бенджамин Рейн Брэди (08.12.2009) һәм кызы Вивиан Лейк Брэди (05.12.2012).
Фильмография
2004 — Нью-Йорк таксие / Taxi 2006 — Шайтан Prada киеп йөри — Сирина, Подиум редакциясе хезмәткәре, Эмилинең дусты.
Хәйрия һәм иҗтимагый эшчәнлек
Жизель үзенең зәркән эшләнмәләрен (6 һәм 3,5 карат ике бриллиант балдаклар) Кристис аукционында куйган. Сатудан кергән акча Африканың алмаз экспортчы илләрендә белем бирү инициативаларына акча җыю белән шөгыльләнүче Diamond Empowerment Fund хәйрия оешмасына киткән. Аукцион 2008 елның 15 октябрендә үткәрелгән. Элегрәк, 2003 елда, модель аукционнан «Platinum Guild International» зәркән йорты һәм «Harper's Bazaar» журналы белән хезмәттәшлек иткәндә төзелгән үз дизайнының агалтын йөрәкләр рәвешендәге бизәнү әйберләре коллекциясен саткан. Алынган акчалар Изге Иуданың балалар клиникасына (Мемфис, АКШ) тапшырылганUSATODAY.com — Gisele Bundchen gives her heart to St. Jude’s children.
Жизель Бюндхен «Катрина» ураганыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен аукционга куелган махсус айподларда автограф калдырган танылган шәхесләрнең берсе булаBill Clinton — Clinton Picks Morrison & Simon For Charity Ipod — Contactmusic News.
Модель Африкада БИДС белән авыручыларга ярдәм итүгә игътибар бирә. 2006 елда «I Am African» кампаниясендә катнашкан. Африка гадәтенә буялган фотосурәтләрне җәмәгатьчелек игътибарын әлеге проблемага юнәлдергән альбомга керткән танылган шәхесләрнең берсе булган. 2009 елда Жизель төрле илләрдә «Elle» журналының 30дан артык милли басма тышлыгында, «(Product) Red» махсус хәйрия сәүдә маркасы товарларына реклама биреп чыга. Керемнәрнең бер өлеше БИДС, туберкулез һәм бизгәк авыруы белән көрәшү глобаль фондына керәЖизель Бундхен в благотворительной фотосессии журнала Elle. Элегрәк, 2006 елда, «American Express» ның «кызыл» кредит карталары линиясен таратуда катнашканWhy the new Amex card makes me see RED.
2008 елның 17 октябрендә Бюндхен Бостонның белем бирү һәм эшкә урнаштыру белән шөгыльләнүче «Goodwill Center» коммерцияле булмаган оешмасында Рәхмәт көне вакытында официант ролендә эшләгән.
2009 елның 20 сентябреннән модель Әйләнә-тирә мохит буенча БМО программасы (ЮНЕП) Игелекле ихтыяр илчесе булып тора. Шул вакыттан Жизель үзенең сайтында һәм блогында экологик проблемаларны яктырту белән шөгыльләнәPress Releases September 2009 — Supermodel Gisele Bundchen becomes UN Environmental Ambassador — United Nations Environment Programme (UNEP) . Жизель күп кенә экологик оешмалар һәм проектлар белән хезмәттәшлек итә, алар исәбенә керәSustainabiliTank: Brazil born Gisele Bündchen, who now helps sell some of world’s most exclusive products, becomes in a Washington Square Park NYU ceremony UNEP Ambassador for …:
«Agua Limpa» («Чиста су») — Жизельның Риу-Гранди-ду-Сул Тукундува һәм Оризонтина муниципалитетлары территорияләрендә урманнарны торгызуга, туфракны консервацияләүгә һәм су пычрануга каршы көрәшкә юнәлдерелгән гаилә проекты; «Rainforest Alliance» (Бюндхен директорлар советына керә) — биотөрлелекне саклау; «Ipanema» — Бюднхен эшләгән сандалилар коллекциясе, 99% эшкәртелгән материаллардан эшләнгән. Сатудан кергән табышның бер өлеше Амазониянең һәм Атлантик ярының Бразилия урманнарын торгызу буенча «Florestas do Futuro» («Киләчәк урманнары») программасына, шулай ук Бразилия диңгез ташбакаларын яклау буенча TAMAR проектына керә. Программа 100 төр үсемлекнең 25 000 үренделәрен утыртырга, шуның белән 15 га мәйданны яшелләндерергә мөмкинлек биргән; Instituto Socioambiental (ISA) — Y Ikatu Xingu (Шингу елгасы) һәм De Olho nos Mananciais (Сан-Паулу) су ресурсларын саклау буенча проектлар; Nascentes do Brasil — Бөтендөнья кыргый табигать фондының елга сулык бассейннарын саклау һәм торгызу буенча Бразилия бүлекчәсе проекты.
2009 елда Жизель БМО оештырган Seal the Deal иҗтимагый кампаниясендә катнашканGisele Seals the Deal! for Climate Change. 2010 елның мартында ире белән бергә Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасына кушылган һәм Җир көнендә электр энергияне саклауда катнашырга чакырганGisele Bündchen and Tom Brady Encourage the World to Participate in WWF’s Earth Hour.
2010 елда Жизель Гаитидагы җимерек җир тетрәү корбаннары ихтыяҗына 1,5 миллион доллар корбан иткәнGisele Gives $1.5M to Haiti, Other Stars Step Up to Help — Good Deeds, George Clooney, Gisele Bundchen, Madonna на People.com.
2010 елда Жизель Sejaa Pure Skincare бит өчен экологик косметика линиясен тәкъдир иткән.
2011 елда Бюндхен «иң яшел атаклы кеше» бүләген алганБразильский "ангел" Жизель Бундхен - РИА Новости, 20.07.2015.
2014 елда Футбол буенча дөнья чемпионатының рәсми символикасын сайлау комиссиясе составына кергән.
2016 елда Рио-де-Жанейрода Олимпия уеннарын ачу тантанасында катнашканГордость Бразилии: Жизель Бундхен – 40 - Газета.Ru | Фото.
Китаплар Үз карьерасының 20 еллыгы уңаеннан китап чыгарганЖизель Бундхен представила свою книгу «Газета.Ru» 07.11.2015. Китапта модельнең 300 фотосурәте, шул исәптән ачык фоторәсемнәр тәкъдим ителгән. Бюндхенның «Lessons. Минем әһәмияткә ия булган тормышыма юл» китабы 2018 елда дөнья күрәЖизель Бюндхен о дисциплине: как быть такой классной, читайте в отрывке из этой книги VOGUE 18 января 2020.
Тәнкыйть Экологик программаларда катнашуга карамастан, Жизель үзе берничә тапкыр яшелләр ягыннан һөҗүм корбаны була. Шулай итеп, PETA активистлары хайваннар йоныннан кием-салым рекламаларында катнашкан өчен модельне тәнкыйтьләгәннәр, 2002 елда аның дефиле вакытында протест акциясе үткәргәннәрSupermodel In PETA’s Crosshairs — CBS News. Шулай ук, тәнкыйтьчеләр билгеләп үткәнчә, экологик яктан чиста ягулык чыганакларын үстерү өчен чыгыш ясап, Жизель «пычрак» двигательле Robinson R44 вертолётында очарга өйрәнергә булганGisele Bundchen gives flying a whirl Boston HeraldHow Angelina, Bono, Gisele and Madonna Are Destroying the Planet alternet.org.
Искәрмәләр
Сылтамалар
FMD сайтында профиль Model.com сайтында профиль
Төркем:Бразилия актрисалары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1980 елда туганнар Төркем:20 июль көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча фотомодельләр Төркем:Илчеләр