Һинд дине Пакистанның Пәнҗаб провинциясендә азчылык дине булып тора, аның тарафдарлары булып халкының якынча 0,2%-ы тора. Пәнҗабта Пакистанда Синдһтан соң Һиндуларның иң зур саны яши. Һинд дине күбесенчә Рәхим Яр Хан районы һәм Баһавалпур районы Көньяк Пәнҗаб районнарында таралган. Тарихы

Иң борынгы һәм изге Һинду тексты Риг Веда Һинд елгасы ярларында хәзерге көн Пакистан (һәм Һиндстанның) Пәнҗаб төбәгендә безнең эрага кадәр 1500 елда тезелгән булган дип ышаныла. Пәнҗаб төбәге Маһабһаратамда еш очрый. Тарихи рәвештә, Пәнҗаби Һиндулары Һинд диненең брахманик булмаган формасы тарафдарлары булган. Мултанда Праһладпури гыйбадәтханәсе Праһлада тарафыннан Нарасимһа ихтирамына төзелгән булган дип ышаныла. Пәнҗабта яшәгән Пәнҗаби Һиндуларының мәдәниятләренә һәм тормыш стиленә Сикхчылык йогынты ясаган. Нанакпатһилар алар Сикх гуралары, Гуру Нанак тәгълиматы тарафдарлары. 1900-ынчы елларга, Көнбатыш Пәнҗаб (Пакистанның хәзерге Пәнҗаб провинциясе) күбесенчә мөселман булган һәм Мөселман Лигасы һәм Пакистан Хәрәкәте яклы булган. Пакистан барлыкка килүдән соң якынча 3 миллион Пәнҗаби Һинду Һиндстанга күчкән.

Демография 2017 ел Пакистан халык санын алу буенча, Һинд дине тарафдарлары булып халыкның 0,19%-ы яки 2 лакх (200 000) кеше булып тора 11 000 таблицадагы каста Һинд дине тарафдарын кертеп. Шулай да Пакистан Һинду Шурасы буенча, Пәнҗабта 349 230 Һинду бар. Пакистан сайлауларында дини азчылык фаразлары буенча Пакистанның 11 районында 50 000 яки күбрәк Һинд дине тарафдары бар. Боларның барысы да Пәнҗабта Рәхим Яр Хан районыннан башка Синдһта һәм ул Пәнҗабта халкының 2%-тан күбрәге Һинд дине тарафдарлары булган бердәнбер район.

Пәнҗабта Һинд дине тарафдарларының якынча 90%-ы Рәхим Яр Хан районында һәм Баһавалпур районында яши.

Пәнҗаб районнары Һинд дине тарафдарларының проценты Рәхим Яр Хан 3.12% Баһавалпур 1.12%

Җәмәгать тормышы Пәнҗабта Һинд дине тарафдарлары күбесенчә Көньяк Пәнҗаб районнарында тупланып яшиләр. Өйрәнү буенча Көньяк Пәнҗабта таблица кастасы Һиндуларның күпчелеге (86.5%) дискриминациягә дучар булган. Өйрәнү буенча Рәхимьяр Хан районнарында респондентларның күпчелеге (91,5%-ы) сәяси фиркаләр аларга әһәмият бирми дип ышанган. Үзәк Пәнҗабта Һиндуларның саны бик түбән, һәм күп Һиндулар Сикх кызларына өйләнгән һәм киресенчә. Һиндулар һәм Сикх җәмәгате арасында үзара гаилә корулар анда бик еш очрый. Һинду кызларын көчләп башка дингә күчерү Һинду җәмәгате очраган проблема булып тора. Азчылык Хокуклары Комиссиясе игъланы буенча Көньяк Пәнҗабта көчләп башка дингә күчерүләр һәм көчләп туй ясаулар саны арта, аеруча Рәхим Яр Хан районында һәм янәшә даирәләрдә. Пәнҗабта Һинду өйләнүләре 2017 Һинду өйләнүләре акты буенча теркәлә.

Сәясәт Пәнҗаб Ассамблеясында мөселман булмаганнар өчен сигез резервланган урын бар һәм аларның күбесе христиан. 1997 елда Сетһ Бһарта Рам Пәнҗаб Провинция Ассамблеясында азчылыклар өчен резервланган урынга сайланган беренче Һинду булган. Бары тик 16 елдан соң башка Һинду әгъзасы Канҗи Рам провинциаль ассамблеяга сайланган булган. Хәзерге вакытта 17-енче Пәнҗаб провинция ассамблеясында Һинду әгъзасы юк.

Һиндулар Рәхим Яр Хан районында ассамблея урыннарында әһәмиятле сайлау роле формалаштыралар.

Гыйбадәтханәләр Пакистанда Пәнҗаб провинциясендә мандирлар күп һәм аларның күбесе берничә дин җәмәгате өчен табыну урыны булып тора. Шуларның әһәмиятлеләре: Баба Рам Тһаман Катас Радж Гыйбадәтханәләре Кришна Мандир, Равалпинди Кришна Мандир, Садыйкабад Мултан Кояш Гыйбадәтханәсе Праһладпури Гыйбадәтханәсе, Мултан Шивала Теджа Сингһ гыйбадәтханәсе Тилла Җогиан Вальмики мандир

Шулай ук карарга мөмкин Пакистанда Һинд дине Пәнҗаби Һиндулар Бәлүҗистанда Һинд дине Синдһ провинциясендә Һинд дине Хайбер Пахтунхвада Һинд дине

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Төркем:Һинд дине Төркем:Илләр һәм төбәкләр буенча Һинд дине Төркем:Сикхчылык