Иосиф Старик (, Сарытау — 27 март 1964, Ленинград) — күренекле совет радиохимигы, Россия радиохимия мәктәбе вәкиле.СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1946), өч тапкыр Сталин премиясе лауреаты 1949, 1951, 1953).
Биографиясе 1924 елда Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетының химия бүлеген тәмамлый. Ленинградта Радий институтында эшли, Ленинград дәүләт университетында укыта. Семипалатинск полигонында ядро коралын сынауда катнаша.
Физика, сорбцион процессларның физика-химиясе, эретмәләрдә, газларда һәм каты җисемнәрдә нык сыекланган хәлдәге радионуклид торышы формаларын билгеләү ысуллары турында хәзерге заман күзаллауларын гомумиләштергән «Радиохимия нигезләре» дип исемләнгән (Radiochemistry of Fundamentals) беренче фундаменталь хезмәт авторы. Тау токымнарының яшен билгеләүнең радиоаналитик ысулы, ядро реакторы химиясе, плутоний химиясе буенча хезмәтләр авторы.
X Менделеев укулары катнашчысы
Серафимовка зыяратында җирләнгәнНекрополь Санкт-Петербурга и окрестностей (14 уч.).
Гыйльми хезмәтләре
Старик И. Е. К вопросу о коллоидных свойствах полония// Труды Государственного Радиевого института. Ленинград. НХТИ, 1930, к.1, с.29-75; 1933, к.2, с.91-103; Старик И. Е. Радиоактивные методы определения геологического времени. Ленинград — Москва. Гл. ред. химич. лит. 1938. 176 с. Старик И. Е. Основы радиохимии. Москва — Ленинград. АН СССР.1959. 460 с.; 2-е изд. Москва — Ленинград. Наука. 1969. 647 с.; переводы на инг., немец. и япон. языки, издана в США под неточным названием: Starik I.E. Principles of readiochemistry. LLNL.1985. Monthly Catalog of United States Government Publications, entry No.8050). Старик И. Е. Ядерная геохронология. Москва — Ленинград, АН СССР, 1961. 630с.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре - Өч Ленин ордены (29.10.1949; 1951; 1953)
- Ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены (10.06.1945; 21.03.1947)
- «Хөрмәт Билгесе» ордены (1962)
- медальләр
- Сталин премиясе (1949, икенче дәрәҗә — 817-нче комбинатта плутонийны химик аерып алу технологик процессын эшләү белән җитәкчелек иткән өчен; 1951, 1953)
- В. Г. Хлопин исемендәге премия, «Основы радиохимии» монографиясе өчен, 1959 ел.
Шулай ук карагыз
Химики МГУ
Искәрмәләр
Сылтамалар
Краткая биография на сайте «Летопись Московского университета» 100-лет со дня рождения ученого. Профиль Иосифа Евсеевича Старика РФА рәсми сайтында Е. А. Шашуков. Жизненный и творческий путь И. Е. Старика. Труды Радиевого института им. В. Г. Хлопина. т.12. 2007.с 207—209.
Төркем:23 март көнне туганнар Төркем:1902 елда туганнар Төркем:Сарытауда туганнар Төркем:27 март көнне вафатлар Төркем:1964 елда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Питырбурда вафатлар Төркем:Химия фәннәре докторлары Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Сталин премиясе лауреатлары Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар