Борис Ерофеев ( 1909 - 1995 ) - физика- химия өлкәсендә совет беларус галиме.

Биография Борис Васильевич Ерофе́ев 1909 елның 27 апрелендә ( 10 май ) Пенделка авылында (хәзерге Күзнәй районы, Пенза өлкәсе ) укытучы гаиләсендә туган.

1930 елда ул М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый һәм башта Мәскәү азот институтында, аннары Мәскәү дәүләт университетында эшли .

1939 елда Ерофеев Минскига күченә, һәм ул БССР Фәннәр академиясенең Химия институты директоры булып эшли башлый.

1940 елда ул докторлык диссертациясен яклый һәм БССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана.

Икенче бөтендөнья сугышы башында ул эвакуацияләнә, Куйбышев дәүләт педагогик институтының химия кафедрасын җитәкли, 1942 елдан - лаборатория мөдире, Бөтенсоюз авиация материаллары институты башлыгы урынбасары. БССР азат ителгәч, Минскига кайта.

1947 елда Ерофеев БССР Фәннәр академиясе академигы итеп сайлана, 1950 елда - Академия Президиумы әгъзасы, һәм 1953 - 1956 елларда аның вице-президенты булып эшли .

1946 елдан башлап КПСС (б) әгъзасы.

БССР Фәннәр академиясендә эшләгәндә параллель рәвештә ул Химия институтының, БелГУ кафедрасын җитәкли.

1973 елдан Ерофеев башта Торф институтында, аннары БССР Фәннәр академиясенең физика һәм органик химия институтында лаборатория белән җитәкчелек итә.1987 елдан ул шул ук институт дирекциясе каршында киңәшче була .

Ул 700 дән артык фәнни хезмәт, 87 уйлап табу, 5 монография авторы.

Ул 1995 елның 24 ноябрендә вафат була, Минскида Көнчыгыш зиратта күмелә.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены Кызыл Йолдыз ордены (09.16.1945) Хөрмәт Билгесе ордены медальләр Белоруссия ССРның атказанган фән эшлеклесе (1979) Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1946)

Искәрмәләр

Әдәбият

Ерафееў Барыс Васілевіч // Беларусь: энцыклапедычны даведнік / Рэдкал. Б. І. Сачанка (гал. рэд.) і інш.; Маст. М. В. Драко, А. М. Хількевіч. — Мінск: БелЭн, 1995. — С. 303. — 800 с.: іл. — 5000 экз. — ISBN 985-11-0026-9.

Сылтамалар И. И. Лиштван, В. С. Комаров, Ф. Н. Капуцкий һәм башкалар. Борис Васильевич Ерофеев (90 яше уңаеннан)

Ерофеев Борис Васильевич в базе данных «История белорусской науки в лицах» Центральной научной библиотеки им. Я.Коласа НАН Беларуси Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Сталин премиясе лауреатлары Төркем:«Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:Химия фәннәре докторлары Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү дәүләт университеты укытучылары Төркем:Минскта вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1995 елда вафатлар Төркем:24 ноябрь көнне вафатлар Төркем:Күзнәй районында туганнар Төркем:1909 елда туганнар Төркем:10 май көнне туганнар