Факолитик глаукома (ясмык лизисы чыгарган глаукома) — катаракта артык җитешү белән бәйле ачык почмаклы глаукома. Чир үсүче илләрдә ешрак очрый, чөнки анда катарактаны соң билгелиләр. Трабекула ясмыкның зарарланмаган капсуласы аша сулы сыекчага үтеп кергән зур молекуляр авырлыклы ясмык аксымнары белән тыгыла. Трабекуляр бикләнүгә ясмык аксымнары белән макрофаглар шулай ук булыша ала. (рәс. 13.32а, б).

NB Факолитик глаукоманы факоанафилаксияле (факоантигенлы) увеиттан аерырга кирәк, ул ясмык капсуласы зарарланганда аксымнарга аутоиммун гранулематоз җаваптан гыйбарәт. Ачыклау 1. Авырту синдромы белән билгеләнә. Башта күрү түбән (катаракта өчен).

2. Биомикроскопия. Мөгезкатлау шешүе, өлгереп беткән катаракта, тирән алгы камера. Сыекчада ак кисәкләрне ачыклыйлар (рәс. 13.32в), алар югары тыгызлыкта псевдогипопион ясый ала (рәс. 13.32г).

3. Гониоскопия. АПК ачык. Дәвалау КЭБ-ын медикаментоз төшергәннән соң — ясмык кисәкләрен һәм өлгереп беткән катарактаны кисеп алу. Алгы капсулотомия үткәргәндә бәйләвеч аппаратын саклауга аерым игътибар итәргә кирәк.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Офтальмология Төркем:Күз авырулары