Мөхәммәт Харрасов, Мөхәммәт Хәдис улы Харрасов (; 1948 елның 18 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Белорет районы, Сәрмән ― 2024 елның 9 марты, РФ, БР, Уфа) — галим-физик, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, югары мәктәп укытучысы. 2000-2010 елларда Башкорт дәүләт университеты ректоры. Башкортстан Республикасының 3 нче һәм 4 нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Башкортстан Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты (2002), Чечен Республикасы Фәннәр Академиясенең мактаулы академигы (2008), физика-математика фәннәре докторы (1995), профессор (1996).

Биография Мөхәммәт Хәдис улы Харрасов 1948 елның 18 сентябрендә Башкорт АССРның Белорет районы Сәрмән авылынды туган.

1966-1971 елларда — Башкорт дәүләт университетының физика факультетында укый.

1971-1972 — лаборант, БДУ.

1972-1975 — Мәскәү дәүләт университеты аспиранты.

1975-1991 — БДУ-ның «Теоретик физика» кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент.

1991-1994 — Мәскәү дәүләт университеты докторанты.

1994-1999 — БДУ-ның физика факультеты деканы.

1999-2000 — Башкортстан Республикасының Югары мәктәп һәм фән буенча дәүләт комитеты рәисе.

2000-2010 — БДУ ректоры, «Элемтә» кафедрасы мөдире.

2010-2013 елларда Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты.

2024 елның 9 мартында 76нчы яшендә Уфада вафатЛейла Аралбаева. В Уфе скончался ученый, бывший ректор БашГУ Мухамет Харрасов. ИА «Башинформ», 9.03.2024.

Мактаулы исемнәре Башкортстан Республикасының (1997) һәм Россия Федерациясенең (2008) атказанган фән эшлеклесе Россия Федерациясенең мактаулы югары белем бирү хезмәткәре (2001) һәм мәгариф отличнигы (2003). Искәрмәләр

Сылтамалар Харрасов Мөхәммәт Хәдис улы // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-306-8</nowiki>. http://www.gsrb.ru/ru/organization/deputats/7967/ http://www.anrb.ru/blog/Item/249/15

Төркем:БДУ укытучылары Төркем:Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличниклары Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары Төркем:Башкортстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Россиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Белорет районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1948 елда туганнар Төркем:18 сентябрь көнне туганнар Төркем:Физиклар