Николай Митрофанович Кива (1903 елның 3 декабре, Россия империясе — 1985 елның 28 марты, Мәскәү) — совет комсомол эшлеклесе, кино җитештерүне оештыручы. «Союзмультфильм» киностудиясенең беренче директоры, Рига сәнгать фильмнары студиясе директоры (1945—1947). ССРБ кинематографистлар берлеге әгъзасы.
Тормыш юлы Николай Кива 1903 елның 3 декабрендә туган. М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү университетын тәмамлаган.
1925—1926 елларда — РЛКСМ ҮК сәяси-агарту бүлеге cекретаре, алга таба ВЛКСМ Үзәк комитетында эшли, ВЛКСМ ҮК Кинокомиссиясе әгъзасы (1926—1929). Совет киносы дуслары җәмгыятенең (СКДҖ) Үзәк Советы идарәсе әгъзасы (1927—1929).
1929 елда кинотармакка эшкә җибәрелә, Мәскәүнең «Союзкино» кинофабрикасында эшли. 1935 елда — ССРБ СНК каршындагы кинофильм сәнәгате баш идарәсенең чит ил бүлеге башлыгы урынбасары. 1935—1936 елларда — кинофотоимпорт һәм экспорт буенча «Союзинторгкино» Бөтенсоюз берләшмәсе идарәчесе урынбасары.
1936—1938 елларда — «Союздетмультфильм» киностудиясе (1937 елдан — «Союзмультфильм») директоры. Иҗади составның квалификациясен күтәрү һәм мультипликатор-рәссамнарны укыту курсларын инициаторы һәм оештыручыларның берсе (1936).
1938—1939 елларда — «Союзинторгкино» идарәчесе, 1940 елда — «Мосфильм» киностудиясе директоры вазифаларын башкаручы, ССРБ СНК каршындагы кинематография эшләре комитетының сәнгать фильмнары җитештерү буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары.
1940—1942 елларда — «Союзмультфильм» киностудиясе директоры. 1942—1943 елларда — Үзәк берләштерелгән киностудия директор урынбасары, 1944 елда — директоры вазифаларын башкаручы.
1945—1947 елларда — Рига сәнгать фильмнары студиясе директоры, 1946 елдан ССРБ кинематография министрлыгы каршындагы союз республикаларында киноны үстерү советы әгъзасы. 1950 еллар ахырында — 1960 еллар башында — «Мосфильм» киностудиясенең өченче иҗат берләшмәсе директоры. 1962 елдан пенсиядә.
ССРБ кинематографистлар берлеге әгъзасы. «„Союзмультфильм“ — юл башы», «Алма-Ата киностудиясе һәм ЦОКС Бөек Ватан сугышы елларында», «С. М. Эйзенштейнның берничә язмалары», «Минем кинематографик практикадан аерым эпизодлар» истәлекләре авторы.
«Союзмультфильм» киностудиясендә кино җитештерүне оештыруда зур роль уйнаган. Россия кино белгече Георгий Бородин бәяләвенчә, Н. М. Кива «„созидатель-директорлар“ арасына кергән» һәм «студия тарихында да, тулаем ил анимациясе тарихында да якты эз» калдырган.
1985 елның 28 мартында Мәскәүдә вафат була.
Бүләкләр
Хөрмәт Билгесе ордены (1944).
Библиография
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:1985 елда вафатлар Төркем:28 март көнне вафатлар Төркем:Русия империясендә туганнар Төркем:1903 елда туганнар Төркем:3 декабрь көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар