Әхмәд Әхмәд улы Искәндәров (; 1927 елның 23 ноябре, Мардакян, Әзербайҗан ССР, ССРБ — 2017 елның 13 октябре, МәскәүБиографическая справка на официальном сайте РАН) — совет һәм Россия тарихчысы, көнчыгышны өйрәнүчесе, Япониянең урта гасыр тарихы буенча белгеч. Тарих фәннәре докторы, профессор. РФА әгъза-корреспонденты (1979 елдан ССРБ ФА әгъза-корреспонденты). «Тарих мәсьәләләре» журналының баш мөхәррире.
Тормыш юлы Әхмәд Искәндәров 1927 елның 23 ноябрендә Әзербайҗан ССРның Азизбәк районы Мардакян авылында туган. 1940 елда әнисе вафатыннан соң Бакыга күчә, анда 8 нче урта мәктәптә укуын дәвам итә.
1943 елда Бакы архитектура техникумына укырга керә, анда 1 ел дәвамында белем ала. 1944 елда яңа гына оешкан Хәрби-диңгез әзерлек училищесына күчерелә. 1945 елның июлендә Мәскәүдәге Чит телләр хәрби институтының Япония бүлегенә укырга керә, өлкән лейтенант исемендә чыгарыла (1950). Ике ел Чит телләр хәрби институтында эшли. 1953 елда ССРБ Фәннәр академиясенең Азия халыклары институты аспирантурасына укырга керә. 1955 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының философия факультетын тәмамлый.
1958 елда ССРБ Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында «XVI гасыр Япониянең феодаль шәһәре» темасы буенча тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклыйИскендеров, Ахмед Ахмедович. Феодальный город Японии XVI столетия: Автореферат дис. … канд. ист. наук / Акад. наук СССР. Ин-т востоковедения. — Москва : [б. и.], 1958. — 23 с.. 1969 елда шунда ук «Хәзерге милли-азатлык инкыйлабларын үстерү мәсьәләләре» темасы буенча тарих фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклыйИскендеров, Ахмед Ахмедович. Вопросы развития современных национально-освободительных революций: Автореферат дис. … д-ра ист. наук / АН СССР. Ин-т востоковедения. — Москва : [б. и.], 1969. — 42 с..
1958—1965 елларда Прагада нәшер ителгән «Проблемы мира и социализма» журналында мөхәррир-консультант, бүлек мөдире урынбасары (1958—1960), бүлек мөдире (1963—1965) вазыйфаларында эшли. 1965—1968 елларда КПСС ҮК каршындагы мәгълүмат бүлегендә эшли, ССРБ Тышкы эшләр министрлыгының эксперт-консультанты (1969—1970). 1968 елда Халыкара эш хәрәкәте институты директоры урынбасары итеп күчерелә, 1972 елдан — Гомуми тарих институты директоры урынбасары. 1972—1997 елларда Халыклар дуслыгы университетының гомуми тарих кафедрасы мөдире. 1970 елда профессор исемендә раслана, 1979 елның 15 мартында Тарих бүлеге буенча ССРБ ФА әгъза-корреспонденты итеп сайлана. 1987 елдан — «Тарих мәсьәләләре» журналының баш мөхәррире.
Фәнни эшчәнлекнең төп юнәлешләре — Япониянең гомуми тарихы, көнчыгышны өйрәнү, урта гасыр тарихы. XXI гасыр Россия комитеты президиумы әгъзасы.
2017 елның 13 октябрендә вафат була. Мәскәүдә Введенское зиратында җирләнгәнМогила А. А. Искендерова на Введенском кладбище.
Гаилә Өйләнгән булган. Кызы — Марина Ахмедовна Лагода (1955) — тарихчы; улы — Пётр Искәндәров (1966) — тарих фәннәре кандидаты, РФА славян халыклары тарихы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәреИскендеров Пётр Ахмедович на сайте Института славяноведения.
Бүләкләр
Хөрмәт Билгесе ордены (1987); РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе (1978).
Төп эшләр
Тоётоми Хидэёси. М., 1984;
Закат империи. М., 2001.
Искәрмәләр
Әдәбият
Подпалова Г. И., Тихвинский С. Л. 60-летие А. А. Искендерова // Вопросы истории. — 1987. — № 11;
Сосновский Н. А. Сопри эту книгу,.. статью,.. абзац // Скепсис, 06.07.2008
Сылтамалар
Историческая справка на сайте Архива РАН Ахмед Искендеров: «Вот уже более 20 лет я возглавляю журнал „Вопросы истории“»
Төркем:Россия шәркыятьчеләре Төркем:Урыс тарихчылары Төркем:ССРБ тарихчылары Төркем:РСФСР атказанган фән эшлеклеләре Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:2017 елда вафатлар Төркем:13 октябрь көнне вафатлар Төркем:1927 елда туганнар Төркем:23 ноябрь көнне туганнар Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар