Вон Һиппель-Линдау 3 нче хромосома (3p25-p24) мутациясе өчен килеп чыга. Синдром аутосом-доминатлы нәселдәнлек төренә ия.
Клиник күренешләре • Кече ми (рәс. 24.56), арка мие, озынча ми һәм күпер зарарлану белән ҮНС гемангиобластомалары челтәркатлау шешләре белән авыруларның якынча 25%-ында очрый.
• Феохромоцитома.
• Бөер яки ашказаны асты бизе утрауларының күзәнәкле карциномасы.
• Күкәй, күкәйлек, бөер, үпкә, бавыр һәм ашказаны асты бизе кисталары.
• Полицитемия, аның сәбәбе кече ми яки бөер шешләре эшләп чыгарган факторлар була ала.
Тикшерү Тикшерү мәҗбүри, чөнки челтәркатлау гемангиомасы белән кайсы авыруларда киләчәктә системалы күренешләр үсеш аласын алдан әйтеп булмый. Шуңа күрә офтальмолог барлык авыруларны гомуми һәм неврологик тикшерүгә җибәрергә тиеш. Туганнарын да тикшерергә кирәк, чөнки чиргә доминант нәселдәнлек хас. Физикаль тикшерүдән кала, Вон Һиппель-Линдау синдромы диагнозы куелган авырулар һәм чир үсешенең югары куркынычлыгы белән туганнар даими тикшерелергә тиеш.
1. Ел саен тикшерү
• Физикаль тикшерү.
• Офтальмоскопия 5 яшьтән башлап, 10-30 яшьтән - алты айга бер тапкыр.
• Бөерләр УТТ - 16 яшьтән башлап.
• Феохромоцитоманы ачыклау өчен көндәлек сидекне ванилил-бадәм әчелеге булуына һәм катехоламиннар дәрәҗәсен тикшерү - 10 яшьтән башлап.
2. Һәр 2 ел — 15 яшьтән алып корсак куышлыгы һәм ми МРТ'сы.
3. Генетик тикшерүләр чиргә шик булган барлык авыруларга һәм 1 белән 2 дәрәҗәдәге туганлык туганнарына күрсәтелә. Заманча ысулларны кулланганда сизгерлек 100% ка җитә.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар