Ивановка төзелеше (шулай ук Иваново бистәсе) — Казан шәһәренең хәзерге Мәскәү районы территориясендә урнашкан бистә.
Атаманың килеп чыгышы Бистә Казан Иоанн-Предтеченск монастыре җирләрендә урнашу сәбәпле «Ивановская» исемен ала; XIX гасыр азагы — XX гасыр башында Казан белән чиктәш җирләрдә барлыкка килгән бистәләр «төзелеш» дип атала: Удел төзелеше, Яңа (Яңа-Кизик) төзелеше һ.б.Ленинский район: «большая дорога» и Нью-Йорк (англ.).kazanfirst.ru.Дата обращения: 11 сентября 2020.
Тарихы Бистә 1906 елдан да соңга калмыйча барлыкка килгән
1920 елда Казан өязенең Каймар вулысы Ивановка төзелеше бистәсендә: балалар бакчасы, 1 нче баскыч мәктәбе, наданлыкны бетерү мәктәбе, Казан өяз совет милициясенең 3 нче районы штаб-фатиры булганНациональная библиотека Республики Татарстан..kitap.tatar.ru. Дата обращения: 11 сентября 2020.
Иваново төзелеше Казанның берләштерелгән Бистәсе районына ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының һәм Халык Комиссарлары Советының 1924 елның 2 ноябрендәге карары белән кушыла
Халкы 1923 һәм 1926 елларга алынган мәгълүматлар буенча, Кизик бистәсендә, Яңа төзелеш һәм Иваново төзелеше бистәләрендә 1829 һәм 1780 кеше яши, шулардан руслар — 1645 кеше (89,40%), татарлар — 119 кеше (6,47%), чуашлар һәм марилар — 2 кеше, башкалар —12 кешеИстория Казани в документах и материалах. XX век. — Магариф..
Урамнары
Семинар → Кызыл Байрак (1927) → Тунаков урамы (2001) Берьяклы Семинар → Партизан урамы (1927)
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Төркем:Казанның Мәскәү районы Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Казан бистәләре