Хайваннар көне яки Хайваннарны яклау бөтендөнья көне (ингл. World Animal Day) — кешеләр игътибарын хайваннар проблемасына юнәлтергә чакырган халыкара көн. Ел саен 4 октябрь көнне билгеләнә.

Тарихы Беренче халыкара хайваннарны яклау көне 1925 елның 24 мартында уза. Кинолог Хайнрих Циммерман Берлин спорт сараенда оештырган чарада 5000 кеше катнаша. Чара башта әйләнә-тирә мохитне яклаучы изге Франциск Ассизский бәйрәм көне 4 октябрьга планлаштырылса, урын шул көнне арендага алына алмавы аркасында күчерелә. 4 октябрь көнендә чара беренче тапкыр 1929 елда үткәрелә. Рәсми халыкара танылу статусы 1931 елда Италиянең Флоренция шәһәрендә экологлар үткәргән Халыкара хайваннар хокукларын яклау конгрессы карары белән кабул ителә.

Фактлар Сәгать саен Җир йөзендә 3 төр хайван юкка чыга. Көн саен Җир йөзендә 70 төреннән артык фауна һәм флора вәкиле бетә. Иң борынгы илкүләм хайваннар көне Аргентинада 1908 елдан бирле үткәрелә (башта 2 апрель, 1926 елдан - 29 апрель).

Искәрмәләр

Сылтамалар

World Animal Day

Моны да карагыз Гринпис

Төркем:4 октябрь Төркем:Хайваннар Төркем:Халыкара көннәр