Борис Григорьевич Егоров (1917 елның 20 июне, Спас, Казан губернасы — 1995 елның 29 октябре, Мәскәү) — совет хуҗалык, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966).

Тормыш юлы Борис Егоров 1917 елда Казан губернасының Спас шәһәрендә (хәзер Татарстан Республикасының Болгар шәһәре) туганЕгоров Борис Григорьевич spasskiy.tatarstan.ru.

1938 елдан — хуҗалык, иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлек алып бара. 1938—1990 елларда — Харьков һәм Сталинград завод конструкторлык бюролары инженер-конструкторы, җыю цехы мастеры, баш конструктор бүлегендә әйдәп баручы конструктор, ОКБ-1 башлыгы, Барнаул шәһәрендәге «Трансмаш» заводының баш конструкторы, Үзәк конструкторлык бюросы конструкторы.

ССРБ Югары Советы Президиумының 1966 елның 9 июлендәге Указы белән Борис Егоровка Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырылып, Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә.

Коллектив составында газогенератор буксир катерын уйлап тапкан һәм серияле җитештерүгә керткән өчен 1952 елгы Сталин премиясенә лаек була.

1995 елда Мәскәүдә вафат була.

Бүләкләр

Социалистик Хезмәт Каһарманы; Сталин премиясе (1952); Ленин ордены; Октябрь Инкыйлабы ордены; Кызыл Йолдыз ордены; Хөрмәт Билгесе ордены.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Сталин премиясе лауреатлары Төркем:Социалистик Хезмәт Каһарманнары Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1995 елда вафатлар Төркем:29 октябрь көнне вафатлар Төркем:1917 елда туганнар Төркем:20 июнь көнне туганнар Төркем:Спас районында туганнар