Салават Зәки улы Фәтхетдинов (1960 елның 10 гыйнвары, Аксәет, Башкорт АССР) — җырчы, Татарстанның (1995) һәм Башкортстанның (2019) халык, Россия Федерациясенең атказанган (1991) артисты, автоузышлар буенча халыкара класслы спорт мастеры. Муса Җәлил премиясе һәм Тукай премиясе лауреаты. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының мактаулы профессоры (2017)«Сираҗи сүзе», 2017 ел. № 16, 12-нче бит.. Чистай (2020) һәм Казан (2020) шәһәрләренең .
Биография 1960 елның 10 гыйнварында Башкортстан АССРның Тәтешле районы Аксәет авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак мәдәни агарту училищесында (хәзерге Башкорт җөмһүрият мәдәният һәм сәнгать колледжы) белем алган, берничә ел клуб мөдире булып эшләгән. Аннары Казан мәдәният институтының режиссерлар әзерләү бүлегенә укырга керә һәм 1989 елда тәмамлый. Шул ук елны «Татар җыры-89» конкурсы лауреаты була. Салаватка «Россия Федерациясенең атказанган артисты», «Татарстан Республикасының халык артисты» исемнәре бирелә, Тукай премиясе һәм Муса Җәлил премиясе лауреаты була. Моннан тыш, ул гер спорты буенча спорт мастерына кандидат, автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры титулларына да ия.
1993 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетының театр, кино һәм телевидение факультетында актер осталыгы педагогы булып эшли; театр иҗаты кафедрасы профессоры (2013) Фатхутдинов Салават Закиевич. kazgik.ru.
2002 елдан ― Казандагы «Салават» яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе.
2021 елның мартында Татарстан мәдәният министры киңәшчесе итеп билгеләнгән, әлеге вазифаны җәмәгать башлангычында башкараСалават Фатхетдинов стал советником министра культуры Татарстана. ИА «Башинформ», 2.03.2021 года.
Гаиләсе Хатыны — Ләйсән, улы — Рөстәм, килене РузияСын Салавата Фатхутдинова женился. Татар-информ, 13.08.2022. Кызлары — Лиана һәм Алина, кияүләре — Фердинанд һәм Марсель, оныклары — Хаят, Рәйхан, Жаннет.
Әнисе Тәклимә (Тәтешле районының Аксәет авылында яшәгән, 2024 елның 9 октябрендә 93 яшендә вафат)Ляля Гайфутдинова. Умерла 93-летняя мать певца Салавата Фатхутдинова. chelny-izvest.ru, 9.10.2024.
Дискографиясе (2019) 31 сезон — «Мин яратам сине...» (2018) 30 сезон — «Күңел көзгесе» (2017) 29 сезон — «Сагынам…» (2016) 28 сезон — «Һәр кешенең үз чоры, һәр заманның үз җыры» (2015) 27 сезон — «XXVII сезон» (2014) 26 сезон — «Икенче 25 еллыкның беренче сезоны» (2013) 25 сезон — «Беренче юбилей» (2012) 24 сезон — «24 ел сезнең белән!» (2011) 23 сезон — «Уйланырга урын бар әле…» (2010) 22 сезон — «22 ел сезнең белән!» (2009) 21 сезон — «И туган тел, и матур тел…» (2008) 20 сезон — «20 ел сезнең белән!» (2007) 19 сезон — «Салаватта кунакта» (2006) 18 сезон — «Әлегә соң түгел» (2005) 17 сезон — «Арыганчы җырлармын — туйганчы тыңларсыз!» (2004) 16 сезон — «Күгәрчен» (2003) 15 сезон — «15 ел сезнең белән!» (2002) 14 сезон — «Соңлама» (2001) 13 сезон — «Яшьлегем кырыкта» (2000) 12 сезон — «Сезгә илтә юлларым» (1999) 11 сезон — «Эх, каласы иде яшьлектә» (1998) 10 сезон — «10 ел бергә!» (1997) 9 сезон — «Дуслар булса кайгырма» (1996) 8 сезон — «Мин яратам» (1995) 7 сезон — «Соңгы мәхәббәт» (1994) 6 сезон — «Куңелеңә авыр алма» (1993) 5 сезон (1992) 4 сезон (1991) 3 сезон (1990) 2 сезон (1989) 1 сезон
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Россия Федерациясенең атказанган артисты (1991) Татарстанның халык артисты (1995) Башкортстанның атказанган артисты (2010) Башкортстанның халык артисты (2019)Ләйлә Аралбаева. Радий Хабиров в профессиональный праздник вручил звания лучшим работникам культуры. ИА «Башинформ», 25.03.2019 «Татар җыры» халыкара эстрада фестивале лауреаты (1989, 2002—2009). Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты (2003). Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты (2008). Сембер өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2010). Тәтешле районының Әнгам Атнабаев исемендәге премиясе лауреаты (2010). «Чистай шәһәренең мактаулы гражданы» (2020)Салават һәм Чистай. «Безнең гәҗит», 2020 ел, 28 февраль, 2нче биттә. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2020) Салават Фәтхетдинов «Татарстан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде. tatar-inform, 12.06.2020. «Казан шәһәренең мактаулы гражданы» (2020)Марат Ишкильдин. Салават Фатхутдинов и Сергей Зайцев получили звание «Почетный гражданин Казани». Татар-информ, 16.06.2020. 2нче дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены»ның медале ― ил мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүдәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Путин подписал указ о награждении пяти татарстанцев. Татар-информ, 12.05.2021. 2022 ― Халыклар дуслыгы ордены (Башкортстан) Радий Хабиров в День работника культуры наградил выдающихся представителей отрасли. ИА «Башинформ», 25.03.2022. 2025 ― «Дуслык» ордены (Татарстан) ― музыка сәнгатендә ирешкән казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өченРөстәм Миңнеханов Салават Фәтхетдиновка «Дуслык» ордены тапшырды. Татар-информ, 14.01.2025 2025 ― Россия Президентының Рәхмәт хаты ― иҗтимагый әһәмиятле чараларга әзерләнүдә һәм уздыруда актив катнашуы өчен Искәрмәләр
Сылтамалар «Салават» җыр театры Фатхутдинов Салават Закиевич. kazgik.ru
Моны да карагыз Альфред Якшимбетов Шулай ук карагыз
Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Русиянең атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Стәрлетамак мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Профессорлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Казанның шәрәфле ватандашлары Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Әнгам Атнабаев премиясе лауреатлары Төркем:Татарстан автоузышчылары Төркем:«Алтын Барс» премиясе лауреатлары Төркем:БР Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары