Кастальский Дмитрий Иванович (26 октябрь (7 ноябрь) 1820, Дмитров — 26 ноябрь (8 декабрь) 1891, Мәскәү) — рус дин белгече, православие рухание, Мәскәүдә протоиерее, композитор А.Д. Кастальскийның әтисе.
Биографиясе Дмитрий Иванович Кастальский Дмитров шәһәренең Введение чиркәве диаконы Иван Егорович Данилевский гаиләсендә туа.
Вифан рухи семинариясендә һәм Мәскәү руханилар академиясендә укый.
Дин гыйлеме магистры дәрәҗәсен «О домашнем употреблении Библии у славян» эше өчен ала.
1844—1848 елларда Казан руханилар академиясендә патрология һәм грек теле укытаИстория Казанской духовной академии за первый (дореформенный) период её существования (1842—1870 годы). / [Соч.] П. Знаменского. [Вып. 2]. — Казань: тип. Имп. университета, 1892. С. 160, 295—296, 575.. 1848 елдан Мәскәү руханилар семинариясендә патрология, логика, психология, латин һәм немец телләрен укыта. Константиновка межа институтында, Император югары техник училищесында, Филарет епархия училищесында Аллаһы Канунын укыткан. Семинария, училищеларда, шулай ук Басман Петропавловск чиркәвендә настоятель була.
Гомер азагында Кызыл мәйданда Казан соборы настоятеле була.
Дини журналларда кайбер мәкаләләр һәм «О богослужении» китабын бастырып чыгара (М., 1874; 2 изд. 1880)
3 нче һәм 4 нче дәрәҗә Изге Владимир орденнары белән бүләкләнгән. Нәселдән килгән дворянлыкка исәпләнгән
Миус зиратында күмелгән.
Гаиләсе Абыйсы протоиерей Афинский, Платон Иванович (1816 — 1874).
Хатыны — Ольга Семеновна ГрузоваЕё сестра — мать юриста Н. С. Каринского (1830 — 1870) — Мәскәү протоиереенең кызы, Александр институтын көмеш медаль белән тәмамлый
Балалары:
Всеволод (1851—?) —инженер, Мәскәүдә канализация урнаштыру белән шөгыльләнә Николай (1852—?) — инженер. Аның оныкчыгы — Михаил Васильевич Уржумцев Владимир (1854—?) Александр (1856—1926) - композитор, хор дирижеры, фольклорчы, музыка белгече, педагог Анна (1867—1943) - академия буенча Кастальскийның сабакташы В. И. Богословский-Платоновның улы В. И. Богословскийда кияүдә Екатерина (1864—1899) — табибПервая женщина-ординатор офтальмологической клиники московского университета Екатерина Дмитриевна Кастальская // Вестник офтальмологии. — 2018. — № 134(3). — С. 129—131. Сергей (1866—?) инженер Семён (1872—?)
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Кастальский Дмитрий Иванович на «Родоводе». Дерево предков и потомков Төркем:Казан руханилар академиясе укытучылары Төркем:Мәскәү руханилар академиясен тәмамлаучылар Төркем:IV дәрәҗә Изге Владимир ордены кавалерлары Төркем:III дәрәҗә Изге Владимир ордены кавлерлары Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:1891 елда вафатлар Төркем:8 декабрь көнне вафатлар Төркем:1820 елда туганнар Төркем:7 ноябрь көнне туганнар