Киберпанк () — фәнни фантастика жанры. Компьютер чорындагы технологик прогресс фонында кеше культурасының түбән төшүенә игътибар итә. Термин инглизчә cybernetics «кибернетика» һәм punk «панк» сүзләренең катнашмасы булып тора. Бу терминны беренче тапкыр Брюс Бетке 1983 елдагы хикәясе өчен атама буларак кулланаThe Etymology of «Cyberpunk» .. «Киберпанк» жанрындагы әсәрләр киләчәкнең антиутопия дөньясын тасвирлый. Мондый дөньяда үсеш алган мәгълүмат технологияләре, кибернетика, виртуаль чынбарлык, киборгизация һәм ясалма интеллект җәмгыятьне чикләнмәгән һәм көйләнмәгән дәүләт контроле белән бергә кушыла, яки киресенчә, алар түбән төшү, коррупция, дәүләт институтларының таркалуы, клептократия, гигант транснациональ корпорацияләр һәм мафия доминациясе, социаль тигезсезлек, фәкыйрьлек яки җәмгыятьнең социаль төзелешендә радикаль үзгәрешләр өстенлеге белән бергә кушыла. Киберпанк жанрындагы әсәрләр еш кына кеше акылының һәм җәмгыятенең асылы, кеше һәм машина, чынбарлык һәм виртуальлек арасындагы чикләр мәсьәләләрен күтәрә.

Төп авторлар һәм әсәрләр

Уильям Гибсон - Нейромант hәм Хром Яндыру Брюс Стерлинг - Mirrorshades антология редакторы Нил Стивенсон - Карлы hәлакәт (1992) Пэт Кэдигэн - Mindplaers Руди Рюкер - Ware тетрологиясы Джон Ширли - Heatseeker

Киберпанк нәфис фильмнарда

Робокоп (, 1987) Бишенче элемент (, , 1997) Матрица (, 1999) Аватар (, 2004)

Ясалма зиhен (, , 2001) Аерым фикер (, , 2002) Җимерүче(,, 1993) 6-нчы көн (, , 2000) Барысын да искә төшерү (, , 1990)

Киберпанк жанрындагы аниме

Akira (1988) Serial Experiments Lain (1998) Megazone 23 (1985—1989) Neo Tokyo (1987) Cowboy Bebop (1998)

Киберпанк музыкада

Agonoize Angelspit Aphex Twin Assemblage 23 Atari Teenage Riot Autechre Ayria Billy Idol Clock DVA Dope Stars Inc. Front Line Assembly Funker Vogt Haujobb Implant KMFDM mind.in.a.box Neikka RPM Orgy Skinny Puppy Sybreed Tactical Sekt The Retrosic Welle:Erdball Zeromancer Unreal (төркем) Bog~morok

Искәрмәләр Төркем:Фантастика