Борылык елгасы, Көнчыгыш Кама аръягында. Оргызының сул кушылдыгы (Минзәлә елгасы бассейны). Озынлыгы 11,9 км, бассейнының мәйданы 60,2 км². Минзәлә районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Тәкермән авылыннан 2 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Хуҗамәт авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 162 м, тамагыныкы — 85 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 13%. Борылык елгасының 1,5 тән алып 6,1 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар.
Су реестры мәгълүматы Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Чулман кушылдыклары бассейны Агыйдел кушылганчы, елга бассейны — Чулман.
Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча: Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010101312111100028954 Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 111102895 Бассейн коды — 10.01.01.013 ГӨ буенча — 11 ГӨ буенча чыгарылышы — 1
Искәрмәләр
Сылтамалар Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. РФ табигать ресурслары һәм экология министрлыгы сайты
Төркем:Татарстан елгалары