Азәрбайҗан (), рәсми исем Азәрбайҗан Республикасы яки Азәрбайҗан җөмһүрияте, (, آذربایجان جمهوریتی) — Кавказ арты регионының көнчыгыш өлешендә, Каспий диңгезенең көнбатыш ярында урнашкан дәүләт.
Төньякта Россия (Дагстан) һәм Гөрҗистан (Квемо-Картли һәм Кахети) белән, көнбатышта Әрмәнстан һәм көньякта Иран белән чиктәш. Әзербайҗанның эксклавы булган Нахчыван Автономияле Республикасы төньякта Әрмәнстан, көньякта Иран һәм көнбатышта Төркия белән чиктәш.
Азәрбайҗан территориясенең бер өлеше танылмаган Таулы Карабаг Республикасы, бер өлеше (Кәрки, Бархударлы, Югары Әскипара) Әрмәнстан контроле астында. Үз чиратында Әзербайҗан Әрмәнстан территориясендәге Арцвашен эксклавын контроль астында тота.
Башкаласы — Бакы шәһәре.
География left|400px Чиктәшлек ЯкИлТөньяк Гөрҗистан, РоссияКөнчыгыш Каспий диңгезеКөньяк ИранКөнбатыш Әрмәнстан, Төркия Азәрбайҗан төньяктан Кавказ таулары белән читләнгән. Азәрбайҗанның төп өлеше Зур Кавказ һәм Кече Кавказ таулары көньяк-көнчыгыш өлешләрендә урнашкан. Көньякта Урта Аракс түбәнлеге һәм аның көньяк тармагы бар, көньяк-көнбатышта исә Талыш таулары урнашканнар.Каспий диңгезенең ярлары аз ергаланган. Яр сызыгы озынлыгы якынча 800 километрны тәшкил итә. Эре ярымутраулары — Апшерон, Кура борыны, Сара; култыклары — Апшерон, Кызылагач, Бакы култыкчасы; эре утраулары — Артём, Жилой.
Климат Азәрбайҗан, күбесенчә субтропик зонада булса да, анда шулай ук коры вә дымлы субтропик климатыннан алып тау тундрасы климатына кадәр булган климатны очрашырга мөмкин. Июльнең уртача температурасы — 25–27 °C, гыйнварныкы — түбәнлекләрдә 0 дан +3 °C ка кадәр, тауларда — −10 °C ка кадәр. Иң эссе температура — 40–43 °C, иң суык температура — −33 °C.
Явым-төшемнәр үтә тигезсез бүленгәннәр. Еллык явым-төшемнәр күләме — 200 дән 1800-гә кадәр мм.
Һидрография Азәрбайҗан территориясы буйлап 8400 елга ага, алардан 850 елганың озынлыгы 5 км артык. 24 елганың озынлыгы 100 км артык.
Эре елгалар — Күрә (Күр) вә аның төп кушылдыгы — Аракс. Якынча 250 күл бар (иң эреләр — Гаҗикабул һәм Бөекшур). Туфрагы — болын соры, тозлы, болын сазлык һ.б.
Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы Үсемлекләр дөньясы күптөрлеле — 4100 төрдән артык. Түбәнлекләрне чүл вә ярымчүл үсемлекләре, күбрәк куаклыклар, Кура-Аракс түбәнлегенең тозлы җирләрендә тозлак үләне киң таралган, тау итәкләрендәге тигезлекләрдә әрем һәм әрем-кылган үсә.
Урманнар мәйданы 1146 мең гектар. 2200–2500 м биеклекләрдә субальп вә альп болыннар бар. Хайваннар дөньясы төрле-төрле: сөйрәлүчеләр, кимерүчеләр, кыргый дуңгыз, нутрия, янутсыман эт, җәйран, барс, аю, кыргавыл, кәклик, каз һәм үрдәксыманнар. Каспий диңгезе вә Кура елгасы балыкларга (сөләйман, мәрсин, укбаш, кырпы балыклары) мул. Закаталы, Турианчәй, Кызылагач, Ширван һ.б. тыюлыклар бар.
Тарих Азәрбайҗан палеолит дәвереннән кешеләр яшәве мәгълүм. Борынгы заманнарда хәзерге Азәрбайҗан җирләрендә яшәгән күп кенә кабиләләр (каспийлар, кадусыйлар, албаннар) тарихи үсеш процессында кабилә иттифакларына берләшеп, соңрак беренче дәүләт берәмлекләргә нигез булганнар. Безнең эрага кадәр IX гасырында Мана патшалыгы, ә б.э.к. VII гасырның азагында Мидия дәүләте барлыкка килде. Б.э.к. VI гасырында хакимият Ахәменидләр кулына күчте. Бу дәүләтне Искәндәр Зөлкарнәйн чирүе тар-мар иткәч, Атропатена дәүләте барлыкка килде. Б.э.к. III–II гасырларда хәзерге Азәрбайҗан җирләре Кавказ Албаниясе исеме астында мәгълүм булганнар.
Урта гасырлар VIII гасыр башында Азәрбайҗан Гарәп хәлифлеге кулына күчте, ислам дине тарала башлады. XI гасырның уртасында Азәрбайҗанга сәлҗүкләр басып керә. 12 гасырда Бөек Сәлҗук дәүләте үз көчен югалткан, Илдегезидләр дәүләте барлыкка килгән. XIII гасырның башында ул Харәзмшаһлар тарафыннан юк ителгән. Якынча шул ук вакытта, Азәрбайҗанга монголлар, XIV гасырның азагында Әмир Тимер гаскәрләре басып кергәннәр. XIV–XV гасырларда Ширваншаһлар патшалыгы көчәйде. Кара куюнлылар вә Ак куюнлылар дәүләтләре барлыкка килделәр. Сәүдә үсеш алды. Сәфәвиләр дәүләте (XVI гасыр) дәверендә халык хуҗалыгынең һәм мәдәниятенең күтерелүе булганн. Шаһ Әббас ІІ (1587–1629 елларда хакимлек иткән) Сәфәвиләр дәүләте башкаласының Ирандагы Исфаһанга күчереше нәтиҗәсендә Азәрбайҗан Иранның чик өлкәсенә әверелгән.
Яңа вакыт XVIII гасыр башында Кавказ артына ия булу өчен Госман империясе һәм Иран арасындагы көрәш көчәйде. XIX гасырда шул көрәшкә Россия империясе дә кушылган. 1805–1813 һәм 1826–1828 еллардагы Россия–Иран сугышлары нәтиҗәсендә Азәрбайҗанның зур өлеше Россия составына керде. Россия белән Иран арасындагы Гөлстан шартнамәсе нигезендә билгелнгән Азәрбайҗанның көньяк чикләре хәзер дә гамәлдә тора.
1917 елның ноябрьдә шура хакимияте урнаштырылган. 1918 елның Кавказ арты демократик федератив республикасы барлыкка килгән, әмма ул, милләтара каршылыклар булуы сәбәпле таркалды һәм 1918 елның 28 маенда Азәрбайҗан Республикасы игълан ителде. 1920 елның 27 апрелендә Азәрбайҗанга Кызыл Гаскәр өлешләре бәреп керә һәм икенче көнне Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы игълан ителде.
1922 елның 12 мартында Әзербайҗан Кавказ арты Совет Федератив Социалистик Республикасы (ЗСФСР), соңрак, ул юкка чыгарылгач (1936), союздаш республика сыйфатында СССР составына кертелде. 1991 елның февралендә исеме Азәрбайҗан Республикасы итеп үзгәртелде. 1991 елның 30 августында Азәрбайҗанның Югары Шурасы дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларацияне кабул иткән. 1988 елда Таулы Карабаг сәбәпле Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан арасында килеп чыккан низаг кораллы бәрелешләргә әйләнеп китте. 1994 елның маеннан вакытлы солых төзелә, мәсьәләне тыныч хәл итү турында бәхәсләр башланды.
Халык +Әзербайҗан халкының милли составы(җанисәпләренең рәсми мәгълүматлары буенча)Милләт1979198919992009 Халык саны өлешРассчитана до сотых долей процента по абсолютным данным численности отдельных этносов и населения Азербайджана в целом, приведённым в источнике (в котором доли приведены с округлением до десятых долей процента). (%) Халык саны өлеш (%) Халык саны өлеш (%) Халык саны өлеш (%) әзериләр4 708 80078,13 5 805 00082,68 7 205 50090,608 172 809 91,60 ләзгиләр158 1002,62 171 4002,44 178 000 2,24180 300 2,02 әрмәннәр475 5007,89 390 5005,56 120 700Таулы Карабаг Республикасы белән. ТКҖны санымыйча — якынча 651 әрмән. ТКҖ (2005 җанисәбе), Таулы Карабаг Республикасы, 137 380 әрмән яшәгән (кара , кара ).1,52120 306Азәрбайҗан Республикасы Дәүләт статистика комитетынең рәсми бәя мәгълүматлар, учитывающая армян в районах Азербайджана, которые контролируются непризнанной Нагорно-Карабахской Республикой. 2005 елгы Таулы Карабаг Республикасы җанисәбе буенча, аның территориясендә, проживало 137 380 әрмән яши (см. , см. , см. ). 1,35 руслар475 3007,89 392 3005,59 141 700 1,78119 307 1,34 талышлар...Аерым халык булып исәпләмәгәннәр... 21 2000,30 76 8000,97112 000 1,26 аварлар36 0000,60 44 1000,63 50 900 0,64 49 838 0,56 төрекләр7 9000,13 17 7000,25 43 4000,55 37 975 0,43 татарлар31 4000,52 28 6000,41 30 0000,38 25 911 0,29 татлар8 8000,15 10 2000,15 10 9000,14 25 218 0,28 украиннар26 4000,44 32 3000,46 29 0000,36 21 509 0,24 Барлыгы6 026 500100,00 7 021 200100,00 7 953 400100,008 922 447100,00
Татарлар Тарихы Азәрбайҗан җиренә татарлар XIX гасырның 1 нче яртысында килеп урнаша башлыйлар. XIX–XX гасырларда Бакы нефть-газ ятмалары сәнәгый районында эш башлангач, 1920–1930 еллардагы ЯИС, сәнәгатьләштерү һәм күмәкләштерү чорында монда Идел-Урал төбәгеннән халык күпләп килеп урнаша. Азәрбайҗанда Кавказдагы иң зур татар җәмгыяте (1989 елгы халык исәбе буенча — 28 019 кеше) барлыкка килә. Татарларның 98%ы — шәһәрләрдә, шул исәптән Бакыда 24,3 мең кеше яши. 1970-еллар ахырыннан татар халкы кими бара, 1990-еллар башында эмиграция массакүләм төс ала. Татарларны һәм Татарстанны Азәрбайҗан белән тарихи, сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни һ.б. элемтәләр бәйләп тора. Борынгы татар әдәбиятына Низами Ганҗәви иҗаты, яңа чор татар шагыйрьләренә (С. Рәмиев, Н. Думави һ.б.) С. Нәсими әсәрләре сизелерлек йогынты ясый. 1906 елда Санкт-Петербургда татар һәм азәрбайҗан телләрендә «Дума» газетасы нәшер ителә. 1908 елда Кавказда Г. Кариев җитәкчелегендә составында Азәрбайҗан артистлары, репертуарында Азәрбайҗан авторларының пьесалары да булган татар театр труппасы гәстрольләре булып үтә. ССРБ төзелгәч, Татарстан белән Азәрбайҗан арасындагы традицион мәдәни һәм хуҗалык-икътисади бәйләнешләр тагын да үсә. Азәрбайҗан һәм татар галимнәре уртак тырышлыгы белән гарәп язуыннан латин графикасына күчүнең төп мәсьәләләре хәл ителә, Бакының фәнни институтлары һәм югары уку йортларында атаклы татар галимнәре Г.С. Гобәйдуллин, С.А. Габдерәшитов, Х.И. Әмирханов һ.б.; М. Азизбәков исемендәге Азәрбайҗан театрында СССРның халык артисты М. Й. Даутова эшли. 1930–1938 елларда Бакыда атна саен татарча «Бакы эшчесе» газетасы нәшер ителә. 1940-елларда Азәрбайҗан Татарстанның нефть сәнәгате өчен кадрлар әзерләү үзәге була. Татарстан нефть машиналары төзү институты Азәрбайҗан нефть машиналары төзү фәнни-тикшеренү һәм проект-конструкторлык институтының Казан филиалы буларак оештырыла.
Хәзерге торышы 1993 тән Бакыда ТРның Азәрбайҗандагы тулы вәкаләтле вәкиллеге эшли; «Туган тел» татар мәдәни җәмгыяте (1990 нан), «Азәрбайҗан татар җәмгыяте» (1996дан), «Азәрбайҗан-Татарстан» татар җәмгыяте гамәлдә. Ш. Мәрҗани исемендәге Татар хәйрия фонды бар. Казанда «Азәрбайҗан» милли-мәдәни автономиясе (2000 нән) эшли.Татар энциклопедиясе
Зур шәһәрләр
border|115pxБакыborder|115pxГәнҗә
Сумкаетborder|115pxМиңгечәвер Урын Шәһәр Азәрбайҗанча исем Халык саны, мең кеше border|115pxХырдаланborder|115pxШирванborder|115pxНахчыванborder|115pxШәке 1 Бакы Bakı, Бакы 2 181 800 2 Гәнҗә Gəncə, Гәнҹә 324 700 3 Сумкает Sumqayıt, Сумгајыт 294 500 4 Миңгечәвер Mingəçevir, Мингәчевир 100 600 5 Хырдалан Xırdalan, Хырдалан 95 200 6 Ширван Şirvan, Ширван 77 000 7 Нахчыван Naxçıvan, Нахчыван 76 700 8 Шәке Şəki, Шәки 64 200 9 Евлах Yevlax, Јевлах 59 400 10 Ханкәнде (Степанакерт)Фактик рәвештә Таулы Карабаг Республикасы контроле астында Xankəndi, Ханкәнде 53 400 11 Ләнкәрән Lənkəran, Ләнкәрән 51 300 12 Җәлилабад Cəlilabad, Ҹәлилабад 44 200 13 Хачмаз Xaçmaz, Хачмаз 40 600 14 Шәмкир Şəmkir, Шәмкир 40 000 15 Агҗабәди Ağcabədi, Ағҹабәди 40 000 16 Бәрдә Bərdə, Бәрдә 38 900 17 Шәмахы Şamaxı, Шамахы 37 800 18 Сальян Salyan, Салјан 37 200 19 Гөйчәй Göyçay, Гөјҹај 36 300 20 Имишли İmişli, Имишли 33 900 2012 ел <noinclude>
Идарә-җир төзелеше
Административ ягыннан Азәрбайҗан территориясе 66 районга, 12 республика карамагындагы шәһәргә һәм 1 автономияле республикага (Нахчыван Автономияле Республикасы) бүленә. 1. Абшерон районы 2. Агҗабәди районы 3. Әгъдам районыТерриториясенең өлеше Таулы Карабаг Республикасы контроле астында урнаша 4. Агдаш районы 5. Акстафа районы 6. Аксу районы 7. Ширван 8. Астара районы 9. Бакы 10. Белокан районы 11. Бәрдә районы 12. Бейләгән районы 13. Биләсуар районы 14. Җәбрәил районы 15. Җәлиләбад районы 16. Дашкәсән районы 17. Шабран районы 18. Фүзули районы 19. Гәдәбәй районы 20. Гәнҗә 21. Горанбой районы 22. Гөйчәй районы 23. Хаҗикабул районы 24. Имишли районы 25. Исмаиллы районы 26. Кәлбәҗәр районы 27. Күрдәмир районы 28. Лачын районы 29. Ләнкәрән районы 30. Ләнкәрән 31. Ләрик районы 32. Масаллы районы 33. Мингечаур 34. Нафталан 35. Нефтчала районы36. Угыз районы 37. Гәбәлә районы 38. Кахский районы 39. Казах районы 40. Гобустан районы 41. Куба районы 42. Кубатлы районы 43. Кусар районы 44. Саатлы районы 45. Сабирабад районы 46. Шәки районы 47. Шәки 48. Сальян районы 49. Шамахы районы 50. Шәмкир районы 51. Самух районы 52. Сиязән районы 53. Сумгает 54. Шуша районы 55. Шуша 56. Тәртәр районы 57. Товуз районы 58. Уҗар районы 59. Хачмаз районы 60. Ханкәнде 61. Ханлар районы 62. Хызы районы 63. Хоҗалы районы 64. Хоҗавәнд районы 65. Ярдымлы районы 66. Евлахский районы 67. Евлах 68. Зәңгелән районы 69. Закаталы районы 70. Зардаб районы Нахчыван Автономияле Республикасы: 1. Бабәк районы 2. Җүлфә районы 3. Кәңгәрле районы 4. Нахчыван5. Ордубад районы 6. Сәдәрәк районы 7. Шаһбуз районы 8. Шәрүр районы
Икътисад