Юрий Александрович Егоров (1954 елның 28 мае, Казан — 1988 елның 16 апреле, Амстердам) — совет һәм Нидерланд пианисты.

Тормыш юлы Юрий Егоров 1954 елның 28 маенда Казанда туа. Казан консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбендә укыган. Аның беренче укытучыларының берсе Ирина Дубинина була. Соңрак ул Мәскәү консерваториясендә Яков Закта укый.

Өч иң мөһим халыкара пианистик конкурсның өченче премиясе иясе: Маргерит Лонг исемендәге Халыкара конкурс (1971), Чайковский исемендәге Халыкара конкурс (1974) һәм Елизавета патшабикәсе исемендәге Халыкара конкурс (1975).

1976 елда Италиядәге гастрольләр вакытында сәяси сыену урыны бирү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Амстердамга китә, анда үзенең күптәнге партнёры Ян Брауэр (1947—1988) белән очрашкан.

Аурупа һәм АКШ буйлап гастрольләрдә булган, Ван Клиберн исемендәге пианистлар конкурсында катнашкан, анда финалга чыкмаган, әмма Егоровның манерасына сокланган тамашачылар аның өчен 10 000 доллар акча җыйганнарJohn Rockwell. Youri Egorov, 33, a Soviet Pianist Who Defected to Further His Art // The New York Times, April 20, 1988.. 1978 елның 16 декабрендә Карнеги-холлда дебют ясый. EMI лейблы өчен берничә альбом Франц Шуберт, Роберт Шуман, Фредерик Шопен һәм Клод Дебюсси фортепиано музыкасын язган, башка студияләрдә, аерым алганда, ике Моцартның фортепиано концерты, Шуберт, Брамс һәм Бартокның скрипка һәм фортепиано өчен сонаталар чыга.

Егоровны яңа Горовиц һәм яңа Липатти дип атаганнарJacqueline Oskamp. Yuri Egorov (1954—1988) // De Groene Amsterdammer, 20 oktober 1993.. Жан-Пьер Тиоле сүзләренә караганда, Егоров музыканы яратучыларга уенның нечкәлеге һәм ачыклыгы белән истә калаJean-Pierre Thiollet. 88 notes pour piano solo, «Solo nec plus ultra», Neva Editions, 2015, p. 54. ISBN 978 2 3505 5192 0..

1988 елның 16 апрелендә Амстердамда БИДС белән бәйле авырулардан үлә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Мемориальный сайт The Complete Discography: www.youri-egorov.info

Төркем:Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Русия пианистлары Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1988 елда вафатлар Төркем:16 апрель көнне вафатлар Төркем:Казанда туганнар Төркем:1954 елда туганнар Төркем:28 май көнне туганнар