Нократ провинциясе — Россия империясендә Себер (1719 — 1727) һәм  Казан (1727 — 1780) губерналары провинцияләренең берсе. Үзәге — Хлынов (Нократ).

Тарихы 1719 елның 29 маенда Себер губернасы өч провинциягә, шул исәптән Вятка провинциясенә бүленә. Шәһәр провинциясе составында: Хлынов (Вятка)-6511 ишегалды, Кай-1195 ишегалды һәм Кунгур-3202 ишегалды булаПолное Собрание Законов Российской Империи. Том 5. Ст. 3380, Нократ провинциясе 7 дистрикттан (өязләрдән): Хлынов, Слобода, Котельнич, Орлов, Шестаков, Кайгород һәм Көңгер өязеләреннән тора.

1710 елгы ревизия буенча (ландрат халык санын алу), Нократ провинциясенә кергән җирләрдә 10,9 мең крестьян хуҗалыгы исәпләнгән.

1724 елның 4 июнендә Көңгер һәм Хлынов арасындагы ераклык буенча Көңгер шәһәре Көңгер өязе белән  Нократ провинциясеннән Соликамск провинциясенә тапшырылаПолное Собрание Законов Российской Империи. Том 7. Ст. 4529.

1727 елның 29 апрелендә Вятка һәм Соликамск провинцияләре Казан губернасы составына тапшырылаПолное Собрание Законов Российской Империи. Том 7. Ст. 5065.

1780 елның 11 сентябрендә Нократ провинциясе юкка чыгарыла һәм Зөя һәм Казан провинцияләренең бер өлеше белән бергә яңа төзелгән Нократ наместниклыгы составына керәПолное Собрание Законов Российской Империи. Том 20. Ст. 15058.

Искәрмәләр

Төркем:Казан губернасы Төркем:Русия империясе провинцияләре