1162-нче Минск укчылар полкы (рус. 1162-й стрелковый Минский полк) – 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында 352-нче укчы Орша Кызыл Байраклы Суворов ордены дивизиясе составына кергән ССРБ хәрби часте. ОЕШУ ТАРИХЫ 1941 елның 27август-12 ноябрьдә ТАССР Бөгелмә шәһәрендә (Идел буе хәрби округы) 352-нче укчылар дивизиясе составында формалаштырыла. 1941 елның 7 ноябрендә полкка “ТАССР эшчеләре исеменнән” шефлык байрагы тапшырыла. Көнбатыш фронтка җибәрелә, Горький шәһәрендә маршта катнаша. ТАРИХИ ХРОНИКА 1941 елның 1 декабрендә Ховринога (Мәскәү шәһәре янында) килеп җитә һәм Көнбатыш фронтның 20 нче Армиясе составына кушыла 1941 елның 24 декабрендә беренче сугыш операциясендә катнаша. Төнге сәгать 2дә Ивановск авылына һөҗүм итергә боерык ала. Шул ук көнне Ивановск авылы яулап алына һәм полк Михайловск авылына һөҗүм итә. 1941 елның 26 декабрендә 1-нче батальон Михайловск авылына бәреп керә һәм төне буе сугыш тота. 1941 елның 26 декабрендә авыл яулап алына, дошманнардан чистартыла.полк Тимомино авылына юнәлеш ала, ләкин полкка Тимково авылына юл тотарга боерык бирелә. 1942 ел 1942 елның апрель ахырында 6-7 нче километр линиясендә оборонага күчә. 1943 ел 1943 елның 7 мартында 1162-нче полк алман гарнизоны (якынча 230 кеше) саклаган Лома авылы өчен сугыш башлый. Аяусыз каты сугышлардан һәм кул көрәшеннән соң, авылны азат итәләр 1158-нче полк ярдәме белән берьюлы Баскак авылына һөҗүм ясыйлар һәм аны да азат итә алалар. Дошман Дубровка авылына чиген. Иртәнге сәгать 4 тә дивизия авылны фашистлардан азат итә. Полк көчләре белән Митино, Вятское, Синьково авылдары яулап алына.

Командирлары Агафонов Василий Сергей улы, капитан, майор, Смоленск өлкәсе Гжатск районы Груздево авылы янында һәлак була. ( август 1941- 05.03.1942); Луценко, өлкән лейтенант (05.03.1942 елдан); Марусняк Наум Николай улы, майор (1942 елның мартыннан.); Мешков Леонид Михаил улы, майор (1943 ел, март-апрель); Кононенко Виталий Антон улы, подполковник Полк каһарманы Чадия Левон Платон улы (1907-1943), рядовой, 1943 елның 8 мартында вафат була, Кызыл Йолдыз оредны белән бүләкләнә, 1162 нче укчылар полкының 4 ротасына мәңгелеккә теркәлгән. Чыганаклар Дворягин Г.М.