Америка Виргин утрауларында ислам (, ) ― азчылык дине. Хәзерге вакытта әлеге территориядә 1 200 гә якын мөселман яши.
Тарих АКШ Үзәк разведка идарәсенең Бөтендөнья фактлар белешмәсе нигезендә, АКШ хөкүмәте тарафыннан идарә ителүче утрауларда (Кариб диңгезендәге тугыз утраудан торган төркем) яшәүчеләрнең (87 146 кеше, 2020 елга) 95 % тан артыгы үзләрен христианнар дип атый (шул исәптән, 65,5 % ы – протестантлар, 27,1 % ы – католиклар һ. б.). 6 % ы ― азчылык диннәр (, Яһүд дине, Буддачылык, Һинд дине, Ислам) тарафдарларыCIA World Factbook Accessed 11-24-12. Алар бирегә Европа, Якын Көнчыгыш һәм Кариб диңгезе бассейны илләреннән XVIII гасырдан башлап күчеп килгән. Даниянең Вест-Һинд ширкәте тарафыннан утрауларда шикәр плантацияләре барлыкка килгәч, Африкадан коллар китерү башлана. Коллар арасында мөселманнар да була.
Яңа заман Ислам дине әлеге территориядә 1960-еллардан үсә башлый, мөселманнар, нигездә, башка Кариб утрауларыннан, Көньяк Азиядән, Якын Көнчыгыш илләреннән эш табу максатында килә. Алар үз гаиләләрен алып килә һәм ахыр чиктә утрауларда төпләнә. Хәзерге вакыта Америка Виргин утрауларында ислам динен гарәпләр (фәлистыйнлылар, мисырлылар, иорданиялеләр), пакистанлылар, африкалылар һәм АКШның континенталь өлешеннән бирегә күчеп килгән 500ләп мөселман тота.
Ислам оешмасы Биредә бердәнбер ислам оешмасы – «Нур Әһлүс Сөннә мәчете» коммерцияле булмаган бәйсез оешмасы. Кайбер кыенлыкларга карамастан, мөселманнар арасында бердәмлек хисен саклау өчен көрәш алып барыла. Мөселманнар, күбесенчә христианнар яшәгән утрауларда ислам динен тотуда өмет хисе булсын өчен, бергә җыелырга тырышалар Places of Worship - Saint Thomas US Virgin Islands The Islamic Center.
Мәчет АКШның Виргин утрауларында беренче ислам үзәген төзү 1978 елда урнашкан башкала әлеге территориядә беренче мәчеткә – Мөхәммәт мәчетенә (Muhammad Mosque) нигез салынудан башлана. Соңрак мәчетнең исеме Нур мәчете (Masjid Nur Ahl-Us Sunnah) итеп үзгәртелә. Сент-Томас утравында туризмга төп икътисади эшчәнлек сыйфатында зур әһәмият бирелә, шуңа күрә биредә төрле илләрдән турист сыйфатында килгән мөселманнарны кабул итәләр. Нур мәчете җәмгыять әгъзалары өчен дини белем бирү һәм дини бәйрәмнәр-күңел ачу чаралары уздыра Islamic Center: Masjid Nur Ahl-Us Sunnah. Facebook.
Ислам уку йорты 1998 елда беренче ислам уку йорты ― Iqra academy (www.iqravi.org) ачыла. Академия мөселманнарга да, мөселман булмаган балаларга да (шул исәптән кыз балаларга да) белем бирү өчен салынган. Биредә мәктәпкәчә яшьтән (балалар бакчасы) алып уникенче сыйныфка кадәр укучылар дингә нигезләнгән белем ала. 7 акрдан артык мәйданны биләүче кампустан тропик табигатькә һәм Кариб диңгезенә матур күренеш ачыла Overview — IQRA' ACADEMY.
Сылтамалар Islamic Center: Masjid Nur Ahl-Us Sunnah (видео, 2:19) Нур мәчете көчле җил-давылдан соң. (видео, 0:19) Iqra Academy Documentary Film. YouTube (видео, 9:35)
Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Америкада ислам Төркем:Буйсынган территорияләрдә ислам Төркем:Америка Виргин утрауларында ислам