Үпкәнең хроник бикләнү чире () — үпкә юлларының хроник рәвештә бикләнеп калуы. Мондый авыруларның кечкенә һәм уртача бронхлары какырык белән тула. Аларга үпкәләрдән сулыш чыгару авы­ рая. Авыру күбрәк хроник бронхит, үпкәләр эмфиземасы белән чирләгән кешеләрдә күзәтелә. Бу авыруга күп вакытта сулыш алу органнары ялкын­ сынулары, тәмәке тарту һәм башка сәбәпләр китерә.

Кызганычка каршы, дарулар авыру көчәйгән вакытта бераз хәлне җиңе­ ләйтергә генә булыша һәм процессны акрынайтырга ярдәм итә. Дәвалау үпкәләрнең вентиляция күләмен арттырырга, сулыш мускулларының эшен көчәйтергә тиеш. Моның өчен физик активлык, ЛФК, сулыш гимнастикасы 3 программасы төзелсә яхшы. Гимнастика вакытында, тирән итеп сулыш алгач, алга таба иелеп, сулыш чыгарганда каршылык тудырырга кирәк.

Халык медицинасы тәкъдим иткән үсемлекләр җыелмасы: 10 г саз кипкәре, 20 г нарат бөреләре, 30 г чабыр үләне, 20 г ала миләүшә, 20 г бака яфрагы. Бөтенесен бергә кушып, вакларга кирәк. 2 аш кашыгы катнашмага 200 мл су салып, 20 минут дәвамында су мунчасында җылытырга. Аннан соң төнәтмәне сөзеп суыталар. Баштагы күләмгә җиткәнче су өстәргә. Төнәт­ мәне көненә 4-5 тапкыр ашар алдыннан 1/3 стакан күләмендә эчәргә кирәк. 30 г сазанак үләнен 1 стакан кайнар суга салып төнәтергә, 1 сәгать вакыт узгач сөзәргә. 1/3 стакан төнәтмәне көненә 3 тапкыр эчәргә.

Искәрмәләр

Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Пульмонология