Зөлхиҗә () — танылган лирик башкорт һәм татарЛ. Н. Лебединский. Башкирские народные песни и наигрыши. Уфа. 1965 год. халык җыры, озын көй.

Тарихы Беренче тапкыр 20-нче гасырның 20-нче елларында М. А. Бурангулов тарафыннан язып алына.

Аннан соң Лев Николаевич Лебединский (1904 - 1992) җырчылар Роберт Баемов, Мөхтәр Әхмәтгази улы һәм Хәбир Латип улы башкаруында язып ала . Җыр "Башкорт халык йырзары" җыентыгында басып чыгарыла.

Җыр турындагы киләсе мәгълүматләрне З.Г.Исмәгыйлев, К.Й.Рәхимов, И.В.Салтыков , Х.Ф.Әхмәтов язып ала.

Җыр моңлы-драматик характерда. Җырда карт кешегә кияүгә бирелгән гашыйк кызның фаҗигале язмышы турында бәян ителә, Зөлхиҗәнең сөйгәне, аны сагынып, җырын җырлаган.

Башкаручылар арасында Б.Н. Вәлиева, Х.Л. Галимов, Б.М. Мәһәдиева, Д.Д.Нурмөхәмәтова, Г.К.Солтанова, К.Х.Үзәнбаева, Ә.С. Шайморатова бар. Җырны А.С. Ключарев хор (a cappella) өчен, Р.Ә. Мортазин, Рәхимов фортепиано өчен , С.Р. Сәлмәнов, оркестр һәм симфоник оркестр өчен, И.И. Хисаметдинов башкорт халык уен кораллары оркестры өчен эшкәрткән.

«Зөлхиҗә» көе М.М.Вәлиев һәм Н.И.Пейконың «Айсылу» операсында файдаланылган.

Искәрмәләр

Әдәбият

Башкирская энциклопедия. Уфа. 1996 г. с. 618. Лебединский Л. Н. Башкирские народные песни и наигрыши М., 1965. Башҡорт халыҡ ижады, 3 томда. 1 том. Өфө, 1954; Башҡорт халыҡ йырҙары. Өфө, 1954; Нэзершина Ф. А. Рухи хазиналар. Өфө, 1992; Буранголов М. Сәсән аманаты. Өфө, 1995.

Сылтамалар

Төркем:Татар телендә җырлар Төркем:Татар халык җырлары Төркем:Башкорт телендә җырлар Төркем:Башкорт халык җырлары