Әлмәтнең «Лёгкие крылья» урам театры () ― Татарстанның Әлмәт шәһәрендә эшләп килүче автоном коммерцияле булмаган оешма (театр). Татарстанда беренче урам театры. 2017 елда «Татнефть» ГАҖ инициативасы буенча оештырылган. «Легкие крылья» ― Әлмәттә Бөтенроссия урам театрлары фестивален оештыручы Межрегиональный фестиваль уличных театров ЛЕГКИЕ КРЫЛЬЯ. Проекты. Театрның сәнгать җитәкчесе ― Гөлназ Рәшит кызы Ханнанова.
Тарих Әлмәт шәһәрендә ел саен «Нефтьче көне» уздырылып килә, һәм бервакыт бәйрәмгә урам театрлары да чакырылган. «Татнефть» җитәкчелегенә театрларның әлеге форматта чыгыш ясавы ошаган һәм алар Әлмәтнең шундый ук үз театры булуына теләк белдергән.
2017 елда «Татнефть» ГАҖ инициативасы буенча Россия һәм Татарстан театр мәктәпләре традицияләре нигезендә Әлмәт урам театры оештырылган. Театр клоунада, битлек театры, ходулилар театры, пантомима кебек жанрларда үсеш ала. Башлангыч чорда студия форматында эшләп, һәвәскәр актерлар белән «Нефтьче көне»нә һәрвакыт яңа тамаша әзерләү юлы белән барса, хәзер театрның профессиональ актерлары барлыкка килгән, бер-берсенә бәйсез төрле төркем-бригадаларга (мәсәлән, клоуннар, жонглерлар, эквилибристлар, джамп һ.б.) бүленеп эшли.
«Җиңел канатлар» театры спектакльләре төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестивалендә (Казан), Санкт-Петербург, Самар, Уфа, Суздаль, Ямалда халыкара һәм Россия урам театрлары фестивалендә катнаша.
Россиядә иң борынгы театр ― Санкт-Петербургның «Пэжо әфәнденең сәйяр курчаклары» () директоры уздырган кастинг аша сайлап алынган беренче 8 актер белән Санкт-Петербург, Мәскәү, Аргентинадан (Локо Бруско) чакырылган педагоглар шөгыльләнә башлаган Ралина Гараева. «Уличный театр дает свободу. Наши рамки намного шире, чем в драматическом». KazanFirst, 16.05.2021. Актерлар чакырылган педагоглар белән пантомима, интерактив, клоунада, грим, битлек, урам перфомансы, йөреш, карнавал сәнгате, ходулист осталыгы, джамп-ходули һ. б. үзенчәлекләрен өйрәнә.
Бина «Татнефть» ГАҖнең генераль директоры Наил Өлфәт улы Мәганов башлангычы белән театрның үз бинасы барлыкка килгән (И. Зарипов проспекты, 41нче йорт), анда актерларга репетицияләр ясарга да, шулай ук кечкенә форматтагы тамашалар күрсәтергә дә мөмкинлекләр бар.
Репертуар Театрның беренче куйган спектакле ― «Албасты» променады (куючы Санкт-Петербургның «Пэжо әфәнденең сәйяр курчаклары» театры режиссеры Анна Шишкина). . «Телсез кино» () (спектакль-клоунада). 40 минут бара «Албасты» (спектакль-променад). 30 минут бара «Этно» (карнавал). 45 минут бара «Бервакыт циркта» () (импровизация). 1 сәгать бара. «Котып әкияте» () (перфоманс, Яңа ел тамашасы) «Оле Лукойе» (перфоманс, Яңа ел тамашасы) «Кыңгыраулар» () «Пингвин эшләре» () «Скотч» (клоунада) «Ак феялар» () (фантазия) «Ходулига баскан сәер кешеләр» () (карнавал) «Пантомимимум» «Аватарлар» () «Этнокарнавал» «Лунатиклар» (перфоманс) «Хрумпиклар» (перфоманс) һ. б. Уличный театр «Легкие крылья» и Благотворительный фонд «Татнефть» приглашают на новогодние представления в сквер «Каракуз»! Вконтакте
Сылтамалар «Лёгкие крылья». Рәсми сайт Наиля Ганиева. Альметьевский уличный театр «Лёгкие крылья» отметил свой юбилей. Знамя труда, 27.11.2021 Театрның 5 еллыгы уңаеннан. видеоролик, 2:08 Фильм про уличный театр ЛЕГКИЕ КРЫЛЬЯ. YouTube видео, 6:45 Вконтакте Инстаграм
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча театрлар Төркем:Әлмәт театрлары Төркем:2017 елда нигезләнгән театрлар Төркем:Татнефть