Давид Олатокунбо Алаба (; 1992 елның 24 июне, Вена, Австрия) — Австрия футболчысы, «Реал Мадрид» клубы һәм Австрия җыелма командасы сакчысы.

Тормыш юлы Давид Алаба 1992 елның 24 июнендә Вена шәһәрендә шәфкать туташы һәм диджей гаиләсендә туа. Чыгышы буенча афроазиат, аның әнисе Джина — филипин, ә әтисе Джордж — нигерияле. Шулай ук футболчының апасы бар. Тугыз яшендә үзенең туган районында урнашкан «Асперн» футбол клубы академиясенә тапшырыла. Соңрак «Аустрия» скаутлары аны билгеләп үтәләр һәм үз академиясенә алалар/

Карьера

Клуб карьерасы

Алты ел дәвамында Вена командасының төрле балалар һәм яшүсмерләр төркемнәре өчен чыгыш ясаган. «Аустрия»нең резерв составы өчен 5 матч үткәреп, 2008 елның җәендә Давид Мюнхенның «Бавария»сына күчә. 2009/10 сезонында Алаба беренче тапкыр Мюнхенның резерв командасы составына керә. Аның составында 2009 елның августында Дрезденның «Динамо»сына каршы өченче лига матчында дебют ясый. Шул ук елның 29 августында Давид «Бавария» резервчылары составында беренче голын кертә. Шул ук вакытта Алабаның Чемпионнар лигасында катнашу өчен төп командага кертелүе турында игълан ителә.

10 февральдә Алаба, Алмания Кубогы матчның 59 нчы минутында Кристиан Лелляны алыштырып, «Бавария»ның төп составы өчен дебют ясый. Бер минуттан соң ук Давид Франк Риберига пас бирә һәм Франк җиңү голын кертә. Алаба рәсми матчларда «Бавария»ның иң яшь уенчысы була. Ул вакытта аңа 17 яшь, 7 ай һәм 8 көн була. 6 мартта «Кельн»га каршы 25 тур матчында 73 нче минутта Диего Контентны алыштырып, Бундеслигада дебют ясый«Кёльн» 1:1 «Бавария» . 3 көннән соң Алаба Чемпионнар лигасында үзенең беренче матчын уйный.

2011 елның 10 июнендә «Бавария» уенчы белән 2015 елга кадәр яңа контракт төзегәнDavid Alaba verlängert Vertrag vorzeitig bis 2015. 2013 елның 2 апрелендә «Ювентус»ка каршы матчта Давид Чемпионнар лигасы тарихында иң тиз голларның берсен кертә. Ул матчның 25 нче секундында гол кертә.

Җыелма командада Давид Алаба 2009 елның 14 октябрендә Австрия җыелма командасы составында 2010 елгы Дөнья чемпионатына сайлап алу циклы матчында Франция җыелма командасына каршы матчта дебют ясый, Кристиан Фукс урынына 79 нчы минутта алмашка чыкканФранция 3:1 Австрия.

Казанышлар

Команда «Бавария»

Алмания чемпионы (10): 2009/10, 2012/13, 2013/14, 2014/15, 2015/16, 2016/17, 2017/18, 2018/19, 2019/20, 2020/21 Алмания Кубогы иясе (6): 2009/10, 2012/13, 2013/14, 2015/16, 2018/19, 2019/20 Алмания Суперкубогы иясе (6): 2010, 2012, 2016, 2017, 2018, 2020 Чемпионнар лигасы җиңүчесе (2): 2012/13, 2019/20 УЕФА Суперкубогы иясе (2): 2013, 2020 Клуб дөнья чемпионаты җиңүчесе (2): 2013, 2020

«Реал Мадрид»

Испания Суперкубогы иясе: 2021/22

Шәхси

Австриядә ел футболчысы (8): 2011, 2012, 2013, 2014, 2015, 2016, 2020, 2021 УЕФА ел командасы составына кергән (3): 2013, 2014, 2015 Алмания чемпионатының символик җыелма командасы составына кергән (2): 2014/15, 2015/16

Искәрмәләр

Төркем:Венада туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1992 елда туганнар Төркем:24 июнь көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча футболчылар