Ан-225 «Мрия» (: «Хыял», НАТО кодификациясе буенча: «Казак») — О. К. Антонов исемендәге ОКБ тарафыннан эшләнгән зур йөк күтәрүчәнлеге булган реактив транспорт очкыч. Дөнья авиациясе тарихында иң зур һәм йөк күтәрүчән очкыч булган.
Очкыч 1984—1988 елларда Киев механика заводында проектланган (проект җитәкчесе — В. И. Толмачев) һәм бердәнбер нөсхәдә төзелгән. Беренче очыш 1988 елның 21 декабрендә була. ССРБда борт номеры СССР-82060 булган, ССРБ таркалганнан соң, Украина милкенә күчә һәм UR-82060 борт номерын ала. Икенче нөсхә төзелеп бетмәгән.
Бердәнбер очыш экземпляры ангарда 2022 елның 25 февралендә Россиянең Украинага бәреп керүе барышында «Антонов» аэропорты өчен барган сугышларда җимерелгән.
Тарих
Очкыч «Энергия-Буран» совет галәм сәнәгате проекты кысаларында ясалган. Әлеге проект кысаларында очкычның төп билгеләнеше — ракета йөртүче һәм галәм корабланың төрле компонентларын җитештерү урыныннан җыю һәм җибәрү урынына ташу була.
ССРБ Министрлар Советы карары белән проектның баш конструкторы-җитәкчесе итеп Виктор Толмачёв билгеләнә.
1988 елның 21 декабрендә О. К. Антонов исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы завод аэродромыннан беренче тапкыр күккә күтәрелә. Очыш сәгать ярым дәвам иткән (12:15 тән 13:45 кә кадәр)Чебаков В. В небе — гигант // «Правда»: газета. — 1988. — 23 декабря..
ССРБ таркалганнан соң, 1994 елда очкычның бердәнбер очучы нөсхәсе очуны туктата, аннан «Руслан»да куллану өчен двигательләрне һәм башка җайланмаларны салдыралар. 2000 елларда аны Украина предприятиеләре көче белән торгызганнар.
2001 елның 23 маенда Дәүләтара авиация комитеты авиация регистры һәм Украинаның дәүләт авиация транспорты департаменты тарафыннан Ан-225 «Мрия»га тибындагы сертификатлар тапшырыла. Бу очкычны йөк ташучы сыйфатында коммерцияле файдалануны башларга мөмкинлек биргән.
2021 елның 24 августында Украина бәйсезлегенең 30 еллыгына багышланган хәрби парадның авиация өлешендә катнаша.
Украинаның «Укроборонпром» оборона-сәнәгать концерны хәбәр иткәнчә, 2022 елның 24 февраленә очкыч Гостомельда Antonov Company мәйданчыгында ремонт һәм регламент эшләрендә булган; ремонт үткәрү өчен двигательләрнең берсе алынган булган, һәм бу көнне очкыч оча алмаган, гәрчә Россия Федерациясе белән кораллы конфликт шартларында тиешле командалар бирелгән була. Нәтиҗәдә, Гостомель шәһәре аэропортының ангарында булган очкыч «Антонов» аэропорты өчен көрәш вакытында җимерелгән.
Украина Президенты Владимир Зеленский, Украина Оборона министрлыгы һәм «Укроборонпром» концерны раслаганча, очкычның бердәнбер экземплярын торгызу берничә ел дәвам итәчәк һәм 3 млрд доллардан артык акча таләп итәчәк«Укроборонпром» сообщил об уничтожении самого большого в мире грузового самолёта «Мрия»// ТАСС, 27.03.2022 .
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча очкычлар Төркем:Антонов очкычлары