Гафур Мәһәдиев (; 8 май 1946 ел - 29 февраля 2024 ел) — сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны, табиб: акушер-гинеколог. Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2001).
Биографиясе Гафур Дәүләткирәй улы Мәһәдиев 1946 елның 8 маенда Зиянчура районы Абзан авылында тәрҗемәче (Коръән Кәримне тәүге булып башкорт теленә тәрҗемә иткән), журналист, Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәһәдиев Дәүләткирәй Дәүләтбай улыМӘҺӘҘИЕВ Дәүләткирәй Дәүләтбай улы гаиләсендә дөньяга килгән.
Галим-геолог, геология-минералогия фәннәре кандитаты, БАССР-ның атказанган геологы, ССРБ-ның Дәүләт премиясе лауреаты Мәһәдиев Басыйр Дәүләтбай улы — атасының бертуган энесе.
Гафур Дәүләткирәй улы Абзан урта мәктәбен тәмамлый һәм 1966 елда Башкортстан медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә.
Хезмәт юлын Әбҗәлил районы Аскар үзәк район хастаханәсендә башлый, 1973 елдан аның баш табибы булып эшли. Нәкъ биредә ул гинеколог һөнәре буенча белгечкә әйләнә дә. Анасының 1943 елдан 1947 елга кадәр Абзан участок больницасында акушерка булып эшләве дә, бәлки, йогынты ясагандырГафур и Светлана Магадеевы.
1978 елдан Зиянчура районы Абзан участок хастаханәсендә, 1983 елдан — Исәнгол үзәк район хастаханәсе табибы булып хезмәт итәРОО «Ассоциации акушеров-гинекологов РБ» Магадеев Гафур Давлеткиреевич.
2001 елда Гафур Дәүләткирәй улы Мәһәдиевкә Башкортстан Республикасының атказанган табибы дигән мактаулы исем бирелә.
Гаиләсе Хатыны Светлана Равил кызы Уракаева белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
Гафур Дәүләткирәй улы оныкларына да туган телгә, милли мәдәнияткә тәрбия орлыклары салаМагадеев Гафур Давлетович -заслуженный врач Республики Башкортостан вдохновил своих внуков, и не только их, исполнением танца «Перовский»//Родословные — история народа.
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстанның атказанган табиблары Төркем:Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаучылар Төркем:Зиянчура районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1946 елда туганнар Төркем:8 май көнне туганнар