Александр Вячеславович Куренков (1972 елның 2 июне, Мәскәү өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе, 2022 елның 25 маеннан Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры, генерал-майор.

Тормыш юлы Александр Куренков 1972 елның 2 июнендә Мәскәү өлкәсендә туган. Мәскәү дәүләт физик культура академиясен һәм Мәскәү психология-социаль институтын тәмамлый. 2021 елда, хәрби генерал-майор исемен алып, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы каршындагы югары курсларны тәмамлыйПутин предложил на пост главы МЧС экс-сотрудника ФСОПоявились подробности о возможном кандидате на пост главы МЧС России.

Мәскәүнең 312 нче мәктәбендә физик культура укытучысы булып эшли (1995—1999). 1999 елда дәүләт куркынычсызлыгы органнарына хезмәт итә. Федераль куркынычсызлык хезмәтендә һәм Федераль сак хезмәтендә хезмәт итә (аерым алганда, Премьер-министр Виктор Зубковны саклауда эшли), соңрак Росгвардиягә күченә, анда ведомство җитәкчесе Виктор Золотов урынбасары була һәм хезмәткәрләрне хәрби әзерләү белән бәйле сораулар өчен җавап бирә. РБК мәгълүматларына караганда, Владимир Путинның өлкән адъютанты вазыйифасында эшләгән. II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән.

2022 елның 23 маенда Владимир Путин Куренковны гадәттән тыш хәлләр министры итеп билгеләргә тәкъдим итә. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә караганда, «Путин Куренковны шәхсән үзе яхшы белә. Һәм сайлау, дәүләт башлыгы фикеренчә, Куренковның шәхси, хезмәт, һөнәри сыйфатлары бу функцияләрне иң яхшы итеп башкарырга мөмкинлек бирәчәк, дигәнне аңлата»Песков: Путин хорошо знает предложенного на пост главы МЧС Александра Куренкова. Куренков кандидатурасы Федерация Советы тарафыннан 25 майда хуплана. Россия Президенты Владимир Путинның 2022 елның 25 маендагы 305 номерлы указы белән Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү эшләре министры итеп билгеләнәАлександр Куренков назначен главой МЧС.

Бүләкләр

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2015)

Искәрмәләр

Сылтамалар

Россия ГТХМ сайтында биография ТАСС сайтында биография

Төркем:РФ генерал-майорлары Төркем:Россия педагоглары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Мәскәү өлкәсендә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1972 елда туганнар Төркем:2 июнь көнне туганнар Төркем:Мәскәү дәүләт физик тәрбия академиясен тәмамлаучылар Төркем:РФ генштабы хәрби академиясен тәмамлаучылар