Иван Александрович Витвер (1891 елның 25 феврале, Ильино авылы, Тверь губернасы, Россия империясе —1966 елның 15 августы, Мәскәү, ССРБ) — икътисадчы-географ, илләр белгече, география фәннәре докторы (1938), М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты (1935) һәм МГИМО профессоры. РСФСР атказанган фән эшлеклесе.

Тормыш юлы Иван Витвер 1891 елның 25 февралендә Тверь губернасы Корчевский өязе Ильино волосте Ильино авылында Швейцария сыр ясаучысы һәм рус дворянкасы гаиләсендә туа.

1910—1913 елларда булачак галим Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетының табигый бүлегендә укый, анда профессор Дмитрий Анучинның география һәм антропология буенча лекцияләрен тыңлый. Алга таба укуны ташлап, Мәскәү консерваториясенә укырга керә. Университетка 1916 елда кайта һәм 1921 елда «тарих» белгечлеге буенча тарих-филология факультетын тәмамлый. 1922—1926 елларда Мәскәү университетының аспирантурасында укый, параллель рәвештә Тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. Буш вакытында мәктәптә тарих һәм икътисади география укыта. 1925 елда Иван Витвер диссертация яклый һәм тарих магистры дәрәҗәсен ала. Шуннан соң ул «Зур Совет Энциклопедиясе» нәшрияты редакциясенә эшкә күчә, анда 1933 елга кадәр эшли.

1929 елда Николай Баранский Витверны МДУ география факультетында ССРБ икътисади география кафедрасында Латин Америкасы буенча курслар укырга чакыраКафедра экономической и социальной географии России МГУ :: История кафедры. 1933 елда Витвер кафедрада доцент вазыйфасында эшли башлый. Бер елдан соң, 1934 елда, Витвер Россиядә беренче барлыкка килгән капиталистик илләрнең икътисади һәм сәяси географиясе кафедрасы мөдире була. Тагын бер елдан соң география фәннәре докторы һәм диссертация яклаусыз профессор (ул вакытның гадәти практикасы) була. Бу вазыйфаны ул 20 ел дәвамында башкарган.

1941—1943 елларда, Бөек Ватан сугышы елларында, эвакуациядә Ашкабадта һәм Свердловскта география факультеты деканы була. 1944-—1945 елларда МДУның халыкара мөнәсәбәтләр факультетында укыта. Алга таба фәнни һәм административ эшкә юнәлә, 1954 елда сәламәтлек белән бәйле капиталистик илләрнең икътисади география кафедрасы мөдире вазыйфасыннан китәргә мәҗбүр була.

Фәнгә керткән өлеш Иван Витвер — фәнне оештыручы, чит ил дөньясының һәм ил белеменең социаль-икътисадый географиясенең фәнни мәктәбенә нигез салучыларның берсе. Ул Латин Америкасы, Франция, Алмания һәм Аурупа илләрен өйрәнүдә махсуслашкан. Танылган «Чит илләрнең икътисади географиясе» дәреслеге авторы (1935—1955 елларда 16 басма). Дәреслек Польша, Чехословакия, Болгария, Венгрия, ГДР, Кытай, Япония, Бөекбритания, Франциядә нәшер ителә. МДУда дөнья хуҗалыгы географиясе буенча курслар, чит илләрнең икътисадый һәм сәяси географиясе тарихы, Алмания, Франция һәм Бөекбритания буенча махсус курслар оештыра.

Төп хезмәтләр

Исследование о «Французской школе географии человека». 1948.

Экономическая география зарубежных стран. Учебник для 9 кл. средней школы. М., 1955. Франция: Экономическая география. М. Географгиз, 1958, 1964 г. 416с. Историко-географическое введение в экономическую географию зарубежного мира: Учебное пособие для университетов М Географгиз 1963. 368 с.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Краткая географическая энциклопедия. — Т. V. — , 1966. Вольский В. В., Бонифатьева Л. И. Учёный. Учитель. Человек. — , 1991. Краснопольский А. В. Отечественные географы. — СПб., 1993. Богучарсков В. Т. История географии: Учебное пособие для вузов. — Академический Проект, 2006 МДУ География факультетының чит илләр социаль-икътисадый география кафедрасының рәсми сайты И. М. Кузина иҗат иткән Иван Витвер биографиясе Пивоваров Ю. Л. Один из основоположников советской экономической географии Иван Александрович Витвер. Ломоносов, № 1, 2005.

Төркем:ССРБ географлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Сталин премиясе лауреатлары Төркем:РСФСР атказанган фән эшлеклеләре Төркем:География фәннәре докторлары Төркем:Әлифба буенча географлар Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1966 елда вафатлар Төркем:15 август көнне вафатлар Төркем:1891 елда туганнар Төркем:25 февраль көнне туганнар Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар