Морат Кумпилов, Морат Каральбиевич Кумпилов (; 1973 елның 27 феврале, Уляп, Краснодар крае) — Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2017 елның 10 сентябреннән Адыгея Республикасы башлыгы (2017 елның 12 гыйнварыннан 10 сентябренә кадәр Адыгея Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы). 2019 елның 7 ноябреннән «Бердәм Россия» партиясенең Адыгей региональ бүлекчәсе секретаре. «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы әгъзасы.
2008 елның 28 маеннан 28 сентябренә кадәр Адыгея Республикасы премьер-министры (2008 елның 12-28 маенда Адыгея Республикасы премьер-министры вазыйфаларын башкаручы). 2016 елның 3 октябреннән 2017 елның 14 гыйнварына кадәр Адыгея Республикасы Дәүләт Советы — Хасэ рәисе.
Биографиясе
Морат Кумпилов 1973 елның 27 февралендә Адыгей автономияле өлкәсенең Красногвардейский районы Уляп авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе дөге бригадасы бригадиры булып эшли, аннары «Кавказ» колхозы агрономы, рәисе була. Әнисе — физика һәм математика укытучысы. Бабасы Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышларда авыр яраланып, инвалид булып калган.
Адыгея Республикасы башлыгы 1989 елда Уляп авылында 9 нчы урта мәктәпне тәмамлый.
1994 елда «икътисад һәм эшкуарлык эшчәнлеге» белгечлеге буенча Ростов халык хуҗалыгы институтын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеге 1993 елның июленнән 1994 елның июленә кадәр — Ростов-на-Дону шәһәренең «Промагрос» ассоциациясендә тәэмин итү һәм сату буенча инженер.
1994—-1997 елларда — Адыгея Республикасы буенча финанслар министрлыгының федераль казначылыкның Кызыл гвардия идарәсенең баш ревизор-контролёры. Шул вакытта ук республика парламентына сайлауларда Аслан Тхакушинов штабын җитәкләп, сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый. Адыгеяда хезмәт карьерасын башлап, Кумпилов әтисе һәм әнисе белән туган аулда яшәгән.
1997 елның сентябреннән 1998 елның октябренә кадәр — казначылыкның Кызыл гвардия бүлеге башлыгы.
1998 елның октябреннән 1999 елның сентябренә кадәр — Адыгея Республикасы буенча федераль казначылык идарәсенең Кызыл гвардия бүлеге җитәкчесе.
1999 елның сентябреннән 2002 елның гыйнварына кадәр — Кызыл гвардия районы буенча Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар министрлыгының инспекция җитәкчесе.
2002 елның гыйнварыннан алып 2008 елның 9 апреленә кадәр — Адыгея Республикасы буенча 1 нче номерлы районара РФ ИМНС җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе.
2008 елның 9 апреленнән 12 маена кадәр — Адыгея Республикасы премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы9 апреля 2008 года Указом Президента № 28.
2008 елның 12 маеннан 28 маена кадәр — Адыгея Республикасы премьер-министры вазыйфаларын башкаручы12 мая 2008 года Указом № 45.
2008 елның 28 маеннан 2016 елның 28 сентябренә кадәр — Адыгея Республикасы премьер-министры28 мая 2008 года Указом № 53.
2016 елның 19 сентябрендә Адыгея Республикасы Дәүләт советы — Хасэ депутаты итеп сайланган. 2016 елның 28 сентябрендә Дәүләт советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә премьер-министр вазыйфсыннан азат ителәМурат Кумпилов покинул должность премьер-министра Адыгеи// Кавказский узел, 28.09.2016. .
2016 елның 3 октябреннән 2017 елның 14 гыйнварына кадәр — Адыгея Республикасы Дәүләт советы рәисе.
2017 елның 12 гыйнварында Россия Президенты указы белән Адыгея Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә.
2017 елның 10 сентябрендә Адыгея Республикасы Дәүләт Советы — Хәсэ утырышында Адыгея Республикасы башлыгы итеп сайланган, һәм шул ук көнне ант иткән һәм Адыгея Республикасы башлыгы вазыйфасына керешкән. Кумплов вазыйфасына керешкәндә Дәүләт Советы рәисе Владимир Нарожный аңа махсус әзерләнгән Адыгея Республикасы Конституциясе текстын, Адыгея Республикасы Дәүләт флагын һәм Адыгея Республикасы Дәүләт гербын тапшырган.
Икътисади һәм социаль тикшеренүләр институты мәгълүматлары буенча, Адыгеяда яшәүчеләрнең 53% тан артыгы Морат Кумпилов эшеннән канәгать, ә төбәк халкының 44,6% вәзгыять уңай якка үзгәрүенә ышана.
2018 елның 18 июленнән 28 гыйнварына кадәр һәм 2019 елның 2 августыннан 2020 елның 27 гыйнварына кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасы.
Шәхси тормыш Өйләнгән, хатыны икътисад укыта. Дүрт улы бар: Джамбот, Давлет, Джантемир һәм Демир.
Балачакта спортның төрле төрләре белән шөгыльләнгән: футбол, җиңел һәм авыр атлетика, волейбол.
Адыгея тауларында актив ял итергә ярата.
Instagram һәм Facebook блогларын актив алып бара.
Бүләкләр
Почёт ордены (2021 елның 2 июле) — Адыгея Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен.
Искәрмәләр
Әдәбият
Афасижев Т. И. Аульская хроника: годы, люди, события. — Майкоп: Издательство ООО «Аякс», 2004. — 397 с. УДК 930 (470.621) ББК 63.3 (2 Рос. Ады.) А 94 Афасижев Т. И. Мой аул: вехи истории. — Майкоп: Издательство ООО «Аякс», 2002. — 382 с., илл. ББК 63.3. (2 Рос. Ады.) УДК 930 (470.621) А 94
Сылтамалар Мурат Кумпилов на официальном Интернет-сайте исполнительных органов государственной власти Республики Адыгея
Төркем:Шәхесләр:Адыгея Төркем:Шәхесләр:Краснодар крае Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Әлифба буенча сәясәтчеләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1973 елда туганнар Төркем:27 февраль көнне туганнар Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Россия икътисадчылары Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Ростов дәүләт икътисад университетын тәмамлаучылар