Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте () ― үзәкләштерелгән төбәкара дини оешма. 1997―1999 елларда ― Себер һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте. Составына Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш регионнарының мөселман җәмгыятьләре керә. 1998 елның 14 декабрендә Россия Юстиция министрлыгында теркәлү узган. Гамәлгә куючы һәм җитәкчесе (1997 елдан) ― баш мөфти шәех Нәфигулла Әширов (1954 елгы).
Тарих
1997 елның августында Тубыл шәһәрендә узган Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары конференциясендә Россия мөселманнары Диния нәзарәтләренең югары координацион үзәге () составындагы «Себер һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте» буларак оештырылганНафигулла Аширов // Официальный сайт Совета Муфтиев РФ. Яңа дини оешма Совет заманнарыннан ук эшләп килгән һәм Үзәк Диния нәзарәте составында булган Себер мөселманнарының Диния нәзарәте (, рәисе мөфти Зөлкәрнәй Шакирҗанов) белән көндәшлеккә керә.
1998 елның 14 декабрендә Россия Юстиция министрлыгында теркәлү узган.
1999 елның 13 февралендә Төмәндә уздырылган Себер һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары корылтаенда Себер һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте итеп үзгәртелә.
2014 елның 28 мартында Н. Әшировка Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте буйсыуындагы кайбер мәчетләрдә көч структуралары тентүе вакытында «экстремистик дип тыелган» дини әдәбият табылу сәбәпле, «дини берләшмә эшчәнлеген тыю мөмкинлеге турында» Свердловск өлкәсе прокуроры Сергей Охлопков имзалаган кисәтү тапшырыла Антон Ольшанников. Духовное управление мусульман Азиатской части России может быть ликвидировано. ura.news, 03.04.2014.
2020 елның декабрендә Омскида узган Себер һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары корылтаенда оешманың рәисе итеп яңадан Нәфигулла Әширов сайлана.В Омске переизбрали главу Духовного управления мусульман Азиатской части России. IslamNews, 9.12.2020
Структура Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте кануни идарәсе астында 28 төбәк казыят идарәсе, 270 тән артык җирле дини оешма һәм РФнең 25 субъектында эшләүче 170 дини төркем, Диния нәзарәтенең тулы вәкаләтле вәкиллекләре эшли. Җирле дини оешмалар эшчәнлеген тәртипкә салу, урыннарда аларга ярдәм күрсәтү өчен, Россиянең Азия өлеше өлкәләрендә һәм республикаларында төбәк Диния нәзарәтләре булдырылган. Нур (мәчет, Амурдагы Комсомольск) Бүләге Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте югары бүләге – «Әл-Ихсан» ордены. Баш офис Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте баш офисы Мәскәүдә урнашкан (Мишин ур., 34/36, офис 1).
Сылтамалар Духовное управление мусульман Азиатской части России. Официальный сайт ДУМ АЧР ВКонтакте Официальный канал ДУМ АЧР в Телеграм Духовное управление мусульман Азиатской части России. Духовное управление мусульман Российской Федерации
Искәрмәләр
Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Россия ислам оешмалары Төркем:Азиядә ислам Төркем:1997 елда нигезләнгән дини оешмалар