Мөхәммәтҗан Бисеров, Мөхәммәтҗан Ариф (Гариф) улы Бисеров (1898 елның 24 мае, РИ, Тамбов губернасы, Ялатма өязе, Әҗе ― 1938 елның 7 октябре, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент) ― инкыйлабчы, Төркестан АССР һәм Үзбәкстан ССРның фирка, дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, халык комиссары, Сталинның сәяси золымы корбаны.
Тәрҗемәи хәле 1898 елның 24 маенда Тамбов губернасы Ялатма өязе (хәзер Рязань өлкәсе Ирмеш районы) Әҗе авылында керәстиян гаиләсендә (вариант: шахтер гаиләсендә)Списки жертв — Бисеров Мухамеджан Арифович туган. Гыйффәт туташ, Фикрәт Табиев һәм башкаларның авылдашы. Авыл татар мәктәбенең (мәдрәсә) 5 сыйныфын тәмамлаган. Төркестан дәүләт университетында (хәзерге Үзбәкстан милли университеты) (1921-1922 елларда ― эшче факультетында) укуы билгеле.
1917 ел инкыйлабын Төркестанның Коканд шәһәрендә каршылаган. Коканд татар мәктәбе бинасында даими узучы җыелышларда, күпсанлы митингларда эшчеләрне, диһканнарны һәм солдатларны тигезлек һәм бәхет өчен көрәшкә чакырып чыгышлар ясыйТауфик Эйди. Грани прекрасного. // Баки Урманче и татарская культура (составитель Ф. В. Ахметова-Урманче). К.: «Фән», 2005. Стр.293..
1923 елның июнь-декабрь айларында ― Төркестан АССР эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары урынбасары. Төркестан авыл хуҗалыгы халык комиссарыТатары в Узбекистане (подготовила Римма Тахавеева). , «Татар дөньясы», 2015, № 4, стр.12-13Татарские национально - культурные объединения.. Duslar ВКонтакте.
1929 елның ноябреннән кулга алынганчы, 1937 елның августына кадәр, Ташкентта җитәкче вазифаларда эшләгәнБисеров Мухамеджан. ЦентрАзия.
әгъзасы була .
Репрессия 1938 елның 7 октябре СССР Югары Судының Хәрби коллегиясе тарафыннан иң югары хөкем җәзасына (үлем җәзасы) хөкем ителгән. 1938 елның 7 октябрендә атып үтерелгән.
Акланган (УзР ПДА, фонд 58, опись 65, дело 139, л.70-81).
Искәрмәләр
Әдәбият Шамсутдинов Р. Репрессивная политика Советской власти в Узбекистане и её последствия. Ташкент, 2012 Тауфик Эйди. Грани прекрасного. // Баки Урманче и татарская культура (составитель Ф. В. Ахметова-Урманче). К.: «Фән», 2005. Стр.293. ISBN 5-9690-0031-0
Сылтамалар Списки жертв — Бисеров Мухамеджан Арифович Татарские национально - культурные объединения в Узбекистане. Представительство Республики Татарстан в Республике Узбекистан
Төркем:Ташкәнт Урта Азия университетын тәмамлаучылар Төркем:Сәяси репрессия корбаннары Төркем:Репрессияләнгән татарлар Төркем:КПСС әгъзалары Төркем:Шәхесләр:Үзбәкстан